Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
19 апрель 2020, 19:38

Коронавирустан дару һәм ИВЛ аппаратларының яңа партиясе

Республикада «COVID-19»га каршы көрәшкә якынча 5 ярым миллиард сум акча тотылачак.

Шушы көннәрдә үпкәләрне ясалма җилләтү өчен тагын 550 аппарат сатып алу турында карар кабул ителде, аларның бер өлеше төбәккә кайтарылган һәм дәваханәләргә тапшырылган инде.
Май ахырына аларның саны 1983кә җитәчәк.
– Шул рәвешле без «COVID-19»ның авыр формасы булган пациентларның зур агымын кабул итәргә әзер булачакбыз. Саклык чаралары бу хәлләргә юл куймаска тиеш, әмма вакыйгаларның начар үсеш алу ихтималлыгын күз уңында тотып, әзер торабыз, – дип язган социаль челтәрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров. – Бездә бу хәлләр булмаса да, үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратлары тузган булу сәбәпле, аларны барыбер сатып алырга туры килер иде. Ә хәзер резерв булачак.
Сишәмбе, 14 апрельдә, Башкортстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров медицина һәм социаль учреждениеләр белән видеоконференцэлемтә режимында команда-штаб күнегүләре үткәрде. Коронавирус инфекциясе белән зарарланучылар ачыкланганда башкарылачак эшләр тәртибе өйрәнелде.
Андрей Назаров республикада кайбер медицина һәм социаль учреждениеләрнең карантинга ябылуын искәртте. Аның сүзләренә караганда, нәкъ психоневрологик интернатлар, дәваханәләр, картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортлар, социаль приютлар, балалар йортлары инфекция таралу чыганагы булып торырга ихтимал.
Мондый хәл республиканың Куватов исемендәге клиник дәваханәсендә булды инде, хәзерге вакытта анда 700гә якын пациент һәм якынча шул ук кадәр медицина хезмәткәре карантинда. Алар белән элемтәгә кергән кешеләргә изоляция режимын үтәргә кушылды.
Хөкүмәт премьер-министры урынбасары Ленара Иванова хәбәр итүенчә, тикшерү нәтиҗәләре аларның күбесенең өйдә утыруын күрсәтә. Шул ук вакытта 81 хокук бозучы ачыкланган. Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан килүчеләр дә изоляцияне катгый үтәргә тиеш, әмма бу яклап тәртип бөтенләй юк – халыкның 70 проценты гына әлеге таләпне үти.
Дүшәмбе, 13 апрельдә, Рәсәй Федерациясендә санитар-эпидемиологик хәл турындагы киңәшмәдә Президент Владимир Путин, чирнең авыр төре белән авыручы пациентлар саны арту сәбәпле, илдә хәлнең начараюы турында хәбәр итте. Дәүләт Башлыгы Хөкүмәткә, вәзгыятьнең «иң экстраординар» вариантларын исәпкә алып, көн саен хәлләр торышы турында мәгълүмат бирергә кушты.
Бу көнне шулай ук илдә коронавирус авыруын дәвалау өчен яңа препарат эшләнелүе турында билгеле булды, даруның беренче партиясе клиник сынаулар үткәрү өчен әзер.
Фото: www.philips.fr
Читайте нас: