Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
19 апрель 2020, 12:23

Компьютерлар һәм азык-төлек белән тәэмин итү турында

«Бердәм Рәсәй» партиясе Рәсәй Хөкүмәте, Стратегик башлангычлар агентлыгы белән берлектә дистанцион укыган укучыларга ярдәм итү өчен «Өйдә укырга ярдәм ит» программасын эшләде.

Ул аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар пандемия шартларында онлайн укый алсыннар өчен компьютерлар яки башка гаджетлар белән тәэмин итәргә булышачак.
«Балалар һәм ата-аналар коронавируска бәйле хәлләрнең тоткыны булырга тиеш түгел. Укучылар һәм аларның ата-аналары алдындагы бурычыбыз – бу чорда белем бирү программасы яхшы үзләштерелсен өчен барысын да эшләү», – диде «Бердәм Рәсәй»нең Генераль советы секретаре Андрей Турчак.
«Электрон белем бирүнең төп проблемалары мәктәпләрнең һәм укучыларның, бигрәк тә аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның техник җиһазлары булмауга бәйле. Башкортстан Республикасы «Өйдә укырга ярдәм ит» проектына кушылды. Халыкка, зур предприятиеләргә, югары уку йортларына, колледжларга аз керемле гаиләләргә ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгатьләр җибәрелде, проектның бурычлары, техник җиһазларга карата таләпләр аңлатыла, техниканы кабул итү пункты оештырылган, аз тәэмин ителгән гаиләләр исемлеге һәм аларны техника белән тәэмин итү чираты төзелгән. Аянычка каршы, барлык муниципаль мәктәпләрдә, бигрәк тә авыл мәктәпләрендә тиз эшләүче интернет юк, укытучыларга электрон белем бирү технологияләрендә методик ярдәм кирәк. Киләчәктә республиканың мәгариф системасы бердәм фәнни-техник яктан, программа-методик, дистанцион белем бирүне методологик һәм техник яктан тәэмин итү үзәге булырга тиеш. Дистанцион белем бирүнең укыту-методика материалларын эшләү һәм трансляцияләүнең бердәм форматын булдыру буенча зур эш башкарасы бар.
Аз тәэмин ителгән һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалары булган барлык гаиләләр азык-төлек белән тәэмин ителә. Азык-төлек пакетлары 85 меңнән артык балага бирелә. Бу чараларның барысы да Мәгариф һәм фән министрлыгының методик хаты белән регламентлана, республиканың барлык дәрәҗәдәге властьлары контролендә тора.
Азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итү буенча билгеләнгән регламентны бозу очраклары да бар, аларның барысы да исәпкә алынды һәм башкача моңа юл куелмаячак», – дип хәбәр итә «Бердәм Рәсәй» партиясенең Башкортстан Республикасы буенча «Яңа мәктәп» проекты координаторы Раил Әсәдуллинның сүзләрен «Бердәм Рәсәй» партиясенең Башкортстан төбәк бүлеге буенча матбугат хезмәте. Мәгариф һәм фән министрлыгы «Бердәм Рәсәй» партиясе белән берлектә дистанцион укыту чорында укытучыларны компьютерда эшләргә өйрәтү максатында «Белем бирү волонтерлары» проектын башлап җибәрде.
Педагогик уку йортларының югары курс студентлары укытучыларга дистанцион эшне оештыруда ярдәм итәчәк.
Моннан тыш, «Бердәм Рәсәй» укытучыларга, читтән торып эшләүләренә карамастан, хезмәт хакын үз вакытында һәм тулы күләмдә түләү мәсьәләсен контрольгә алачак.
Читайте нас: