Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
18 апрель 2020, 19:30

Тавык сайлый беләсезме?

Көннәр бераз җылыта башлау белән, авылларда йомырка тавыклары сата башлыйлар.

Элек кенә ул кечкенә чебеш сатып алып үстерү яки тавык астына йомырка салып чыгару бар иде. Хәзер бу гадәтләр онытылып бара. Хәер, аның тавыклары да элеккеге кебек кыртламый инде. Чеби чыгарудан алар да бизеп бара. Бүген каян тавык алырга икән дип баш ватасы юк, алыпсатарлар капка төбеңә үк китереп бирәләр, акчаң гына булсын. Моннан тыш авылларда фермерлар да кош-корт үрчетү белән шөгыльләнә башлады. Андыйлар һәр районда диярлек бар. Сайлап кына ал. Агы да, кызылы да, чуары да... Майга чыккач, аларга бройлер чебиләр, каз, үрдәк бәбкәләре өстәлә. Һәр нәрсәнең җае булган кебек, бу эштә дә кайбер нечкәлекләрне белү кирәк.
Йомырка тавыгы алырга уйлыйсыз икән, иң яхшысы 3–4 айлыклар. Яхшылап тәрбияләсәң, алар бер-ике айдан йомырка белән куандыра башлаячак. Биш айлык чебешнең авырлыгы кило ярым тирәсе булырга тиеш икән. Авырлыгы кирәгеннән артык яки ким булса, андыйлар тиз генә йомырка салмый. Беренче елда 230–260 чамасы йомырка салалар. Тик ике ел дәвамында яхшы гына салсалар да, картая башлагач, «саранлана» төшәләр.
Тавык сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргәме? Каурыйлары чиста, шома булырга, тиресе пеләшләнмәскә тиеш. Андыйлар йонны да тиз генә коймый, йомырканы да күбрәк сала. Пычрак каурый шик тудыра: анда эчәк инфекциясе булырга мөмкин. Мәсәлән, тавык кокцидиоз белән зарарланган булса, авырлыгы да кечкенә була, йомырканы да аз сала.
Сатып алганда тиресен дә карарга кирәк икән. Сау-сәламәт кошларның тиресе ачык алсу төстә, салынкы булып тормый. Саргылт тире аның бавыры авыру икәнлеген белдерә. Кикригенә дә күз салырга онытмагыз. Яшь тавыкның кикриге бераз гына үскән, кызыл төстә була. Тонык булганын алмагыз. Колак йомшагы матур һәм «алка»лары кызыл булганына өстенлек бирергә кирәк. Сарырак икән, андыйлары начар була. Зур кикриклесе карт тавык булуын аңлата. Йомырка сала инде ул дисәләр дә, андыйларга кызыкмагыз.
Кайбер чебешләр читлектән чыгам дип тыпырчына. Актив икән, бу аның сәламәт булуын күрсәтә. Иң мөһимен истән чыгармагыз: сатып алганда прививка ясалганмы, юкмы икәнлеге турында кызыксыныгыз. Аеруча сальмонелла авыруына прививка уздырылганмы, белешегез. Юк икән, мал табибына мөрәҗәгать итегез. Шулай эшләгәндә гаиләгезне йогышлы авырулардан саклап калачаксыз.
Йомырка өчен нинди тавык алыргамы? Дача өчен яки кышка кадәр генә асрарга уйлаучыларга кызыл тавык әйбәт. Ни өчен дигәндә, алар ноябрьгә кадәр йомырка сала да аннан туктыйлар. Кызыл тавыкның ите дә, ашы да тәмле була. Әгәр дә берничә ел тотарга уйласагыз, «доминант» токымы бик яхшы. Тиешенчә тәрбия булганда, ул кыш көне дә йомырка салачак. Бары ун көн чамасы гына туктап торачак. Алар кара төстә була, бераз гына ак таплары да бар. Ак тавыклар да яхшы йомырка сала. Ләкин алар суыкны яратмый, авыр кичерәләр.
Сүз дә юк, тавык йомырка салсын өчен, аларны тиешенчә карарга да кирәк әле. Бодай сибеп кенә йомырка өмет итү дөрес түгел. Гадәттә, сату өчен үстерелгән мондый чебешләрне азык өстәмәләре белән тукландыралар. Шуңа күрә аларны йорт шартларында асрый башлагач, берара хәлсезләнәләр, җәйләүне авыр кичерәләр. Аларның яңа кетәклеккә ияләшүләре бер айга сузылырга мөмкин. Бу вакытта ризыкларына аскорбин яки янтарь кислотасы кушарга кирәк. Бер ризыктан икенчесенә күчү дә акрынлап барырга тиеш. Шуңа күрә беренче вакытта алар гадәтләнгән коры ризык бирергә тырышыгыз. Берәр атнадан соң, чиратлаштырып, йорт ризыклары бирә башлагыз.
Фото: pixabay
Читайте нас: