Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
18 апрель 2020, 13:05

Башкортстанда яшәүчеләргә кредит һәм ипотека каникулларын ничек алырга?

Килеп туган хәл-шартларда, рәсми исәпләүләрбуенча, безнең республика – Рәсәйнең кредитларны иң күп алган төбәкләренең берсе. Бер яктан караганда, бу яхшы – кешеләр фатир һәм автомобильләргә акча ала, тик кризис алды чорында бурычларның күп булуы кешеләрне авыр хәлдә калдырырга мөмкин.

Әгәр дә кредитыгызны түли алмавыгызны аңлыйсыз икән, мөмкин кадәр тизрәк үз банкыгызга бурычыгызны реструктуризацияләү үтенече белән мөрәҗәгать итегез.
Әйтик, сез ай саен ике ел дәвамында банкка сигезәр мең сум түләргә тиешсез. Моны һәркем дә түли алмый, өстәвенә эштә дә хәл кискенләште. Сез банк белән килешәсез һәм ул сигез түгел, ә аена дүрт мең түләргә тәкъдим итә, ләкин ике тапкыр озаграк – дүрт ел дәвамында.
Хәзерге хәл-шартларда банклар бу мәсьәләне хәл итүдә гражданнарга үзләре дә актив ярдәм итә. Әгәр банк шартлары сезнең өчен авыр икән, кредит каникуллары юллап гариза бирә аласыз. Монда ике шарт бар:
– Сезнең керемнәрегез, 2019 елдагы уртача айлык керем белән чагыштырганда, 30 процентка кимеде.
– Кредит күләме ипотека кредитлары өчен – 2 миллион сумнан, автокредитлар өчен – 600 000 сумнан, шәхси эшкуарларның кулланучылар кредитлары өчен – 300 000 сумнан, физик берәмлекләргә кулланучылар кредитлары өчен – 250 000 сумнан, кредит карталары өчен 100 000 сумнан артмый.
2020 елның 30 сентябренә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Банкка мөрәҗәгатьне карау һәм кабул ителгән карар турында хәбәр итү өчен биш көн вакыт бирелә. Моны раслау өчен сезгә салым инспекциясеннән яки бухгалтериягездән белешмә (НДФЛ-2 формасы), хезмәт биржасында теркәлү турында белешмә яки рәсмиләштерелгән «больничный» кәгазе китерергә кирәк булачак. Аларны гариза биргәннән соң 90 көн эчендә җибәрергә мөмкин.
Гаризада кредит каникуллары башлануның сез теләгән датасын күрсәтегез. Каникулар гади кредитлар өчен 14 көннән, ипотека кредитлары өчен бер айдан артмаска тиеш. Әгәр бу датаны күрсәтмәсәгез, кредит каникуллары башлану датасы банкка мөрәҗәгать иткән көннән исәпләнә.
Ташламалы чор вакытында:
– Кредит өчен алты айга кадәр түләмәскә мөмкин.
– Банк пенялар һәм штрафлар исәпләми, бурычларны вакытыннан алда түләүне таләп итәлми һәм кредит тарихы бозылмый.
– Кредит картасыннан акча алырга ярамый.
– Процентлар исәпләнү дәвам итә – кредит буенча уртача базар ставкасының өчтән ике өлеше (аның күләме сезнең кредит төренә һәм күләменә бәйле, ә исемлекне Үзәк Банк раслый. Бу хакта тулырак сезгә кредитыгыз булган банкта җиткерерләр) һәм ипотека кредитлары өчен – тулы ставка буенча.
Исәпләнгән процентларны төп бурычны кайтарганнан соң түләргә кирәк булачак.
– Кредит картасы буенча – ике ел дәвамында тигез айлык түләүләр рәвешендә.
– Кулланучылар һәм ипотека кредиты – тигез өлешләрдә, түләү күләме элек булган айлык түләүдән күбрәк булмаячак.
Читайте нас: