Чишмэ
0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
17 апрель 2020, 16:55

Милли киемнәр көне дә бар

Бүген республика яңа бәйрәм – Милли киемнәр көнен билгели.

Бу көн әле күптән түгел генә билгеләнә башлады. 2019 елның 15 ноябрендә Башкортстан халыкларының милли мәдәниятен саклап калу һәм үстерү максатында БР Хөкүмәте тарафыннан Башкортстан Республикасы халыкларының милли киемнәре көннәрен билгеләү турында боерык кабул ителде. Ул елга ике тапкыр – апрельнең өченче җомгасында һәм сентябрьнең икенче җомгасында билгеләп үтеләчәк.
Бу көнне барлык чаралар да онлайн режимда узачак. Халык өчен осталык класслары, видеолекцияләр, күргәзмәләр, мәктәп укучыларына ачык онлайн-дәресләр һәм интернетта карарга мөмкин булачак башка чаралар узачак. Милли киемнәргә бәйле 26 төрле чара әзерләнгән. Алар БР Халыклары дуслыгы йортының Youtube каналында шул ук исемдәге плейлистта урнаштырылачак (https://www.youtube.com/playlist?list=PLr9is48FrUhnle9TsX1gGnmP4jLzo4W80). Ә БР Республика халык иҗаты үзәгенең рәсми сайтында https://rcntrb.com/ru/ һәм учреждениенең социаль челтәрләрендә башкорт һәм рус халкының милли кием бизәкләрен эшләү буенча осталык класслары үтәчәк.
Ә теләге булганнар «Милли киемнәрдә фотога төшү» республика флешмобында катнаша, үз фотоларын «Vkontakte» һәм «Instagram» челтәрләрендә #мойнациональныйкостюм, #милликостюм, #культурабашкирии, #народыбашкирии, #нацкостюмэтомодно хештэглары белән урнаштыра алалар. Катнашучыларның эшләре социаль челтәрләрдә БР Халыклары дуслыгы йортының рәсми аккаунтларына күчереләчәк, ә инде 18 апрельдә Youtube каналына һәм БР Халыклары дуслыгы йортының социаль челтәрләрендә катнашучыларның фотосурәтләре төшерелгән видеоязма куелачак.
Ф. Гаскәров исемендәге дәүләт халык биюләре академия ансамбле сайтында һәм социаль челтәрләрдә дә Рәсәй халыклары биюләре белән «Мин милли киемдә» бию флешмобы оештырылачак.
Теләге булганнар шулай ук Бөтендөнья башкортлар корылтае (конгрессы) тарафыннан әзерләнгән «Башкорт киеме бармы? Аны дөньяга күрсәт!» флэшмобында катнаша ала. Моның өчен сезгә башкорт милли киемендә төшкән фотогызны (үзегез яшәгән төбәкне һәм ыру атамагызны да язу мотлак), #КурултайНациональныйкостюм, #королтаймилликейем хештегы белән «Facebook», «ВКонтакте», «Instagram»га куярга кирәк.
Читайте нас: