Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
15 апрель 2020, 19:50

Өйдә генә гыйбадәт кылыйк

Гомер – Ходай тарафыннан бирелгән төп бүләк һәм аны сакларга кирәк, дип билгели дин әһелләре. Һәм үз-үзеңне, якыннарыңны саклап калу өчен республика халкының өйдә тору режимын үтәвен сорый.

Рәсәй мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте изге Рамазан аенда намазларны өйдә генә укырга мөмкин, күп кеше катнашлыгындагы чаралар булмаячак, дип хәбәр итә. Мөселманнарга мәчетләрдә җыелып ифтар мәҗлесләре үткәрергә ярамый.
Рәсәй мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин болай диде: «Табибларның бөтен киңәшләре үтәлергә тиеш. Хәтта изге Мәккәдә дә Кәгъбә ябылды. Без барлык вәгазьләрне онлайн, рухи идарә сайты аша җиткерәчәкбез».
Мәдрәсәдә дәресләр туктатылды. Башкортстан Диния нәзарәтенең берничә йөз волонтеры өлкәннәргә кирәк-яраклар илтергә ярдәм итә.
Православие динендәгеләрне дә алда зур бәйрәмнәр, шул исәптән Пасха көтә. Аларның вакыты күчерелмәячәк. Протоиерей, Сергиевск соборы башлыгы Евгений Шерышев сүзләренә караганда, руханилар ябык чиркәүләрдә гыйбадәт кылачак.
Епархиядә аңлатуларынча, дин әһеленә турыдан-туры мөрәҗәгать итәр-гә кирәк булса, шалтыратып сөйләшергә мөмкин.
Фото: «Башинформ» МА
Читайте нас: