Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
15 апрель 2020, 14:30

Талисман сайланды

Быел халык санын алу яңача – цифрлы форматта үтәчәк.

2020 елгы Бөтенрәсәй халык исәбен алу талисманын сайлау бәйгесендә катнашучылар бик күп эшләр тәкъдим иттеләр. Жюри Бөтенрәсәй халык исәбен алу исеменә бәйле рәвештә ВиПиН дигән исем бирелгән кошны сайлады.
Бәйгедә катнашу өчен илнең 74 төбәгеннән халык исәбен алу талисманының 900гә якын варианты тәкъдим ителде. Халык санын алу символы буларак, кайгыртучан ләкләкләр, акыллы ябалаклар, билгесез ераклыкка чакыручы әкияттәге бәхет кошлары, чалыш аяклы аюлар, алмачуар атлар һәм башка персонажлар тәкъдим ителде.
Әмма бәйгедә бер генә җиңүче булырга тиеш иде, һәм ул ВиПиН кушаматлы кош булды, аның авторы – үзен ov_maxim дип таныткан Самара архитекторы һәм иллюстраторы. Жюри аның эшен Бөтенрәсәй халык исәбен алу талисманының иң яхшы варианты дип таныды.
ВиПиН рәсәйлеләр сайлавы ярдәмендә финалчылар рәтенә керде, ә Росстат, «Комсомольская правда» нәшрият йорты, «Югары икътисад мәктәбе» милли тикшеренү университеты вәкилләре һәм визуаль карарлар булдыру өлкәсендәге белгечләр кергән жюри әгъзалары аны кабул итүдә зур роль уйнады.
– Күпчелек эшләрдә төрле-төрле кошлар: ябалаклар, күгәрченнәр, чыпчыклар һәм хәтта әкият кошлары тәкъдим ителгән иде. Кошлар – җиңеллек, тизлек һәм киләчәккә омтылыш символы. ВиПиН кушаматлы кошчык халык санын алуны үткәрүгә яңача карашны төгәл чагылдыра һәм ВПН-2020 стиленең логик дәвамы булыр дип ышанабыз, – дип билгеләп үтте бәйгенең жюри рәисе, Росстат җитәкчесе урынбасары Павел Смелов.
Халык исәбен алу-2020 медиа офисы өстәмә рәвештә Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе, Свердловск һәм Пенза өлкәләреннән, Татарстан Республикасыннан 10 эшне билгеләп үтте. Аларның бер өлеше Бөтенрәсәй халык исәбен алу символикасын гына үстерә, башкалары проектта волонтерлар ярдәм итүен һәм халык санын алуның цифрлы форматта булуын чагылдыра.
77 эшнең авторы Халык санын алу-2020 талисманы бәйгесендә финалга чыгучы сертификаты алачак, ә медиаофис тарафыннан билгеләнгән персонажларны уйлап табучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Бөтенрәсәй халык исәбен алу цифрлы технологияләр кулланып, 2020 елның 1–31 октябренә кадәр узачак. Алда торган халык исәбен алуның төп яңалыгы – Рәсәй халкының «Дәүләт хезмәтләре» порталында электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыра алу мөмкинлеге. Торак биналарны карап чыкканда, Росстат исәпкә алучылары махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлардан файдаланачак. Чарада исәпкә алу участокларында да, шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең Күп функцияле үзәкләре биналарында да катнашырга мөмкин булачак.
Читайте нас: