Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
13 апрель 2020, 14:38

Кыска вакыт эчендә яңа дәваханә

Башкортстан коронавирус белән көрәшкә каршы федераль бюджеттан 1,23 миллиард сум акча алды.

Ул дәваханәләрне яңа шартларда эшләүгә хәзерләүгә һәм кирәкле җиһазлар сатып алуга юнәлдереләчәк. Бүген шулай ук Уфа янындагы яңа йогышлы авырулар дәваханәсен төзү дәвам итә, аны июнь аенда ук тапшырырга вәгъдә итәләр.
Ә 14 апрельдә клиниканың медицина хезмәткәрләре өчен тулай торак булачак беренче корпусны ачу планлаштырыла.
«Изгелек» хәйрия фондының республика Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә «Табибларны саклагыз» проектын башлап җибәрүе билгеле, аның максаты – ак халатлы кешеләр өчен саклагыч чараларның резерв фондын булдыру.
– Бүгенге көндә дәваханәләрдә бөтен кирәк-яраклар бар. Әзерлек дәрәҗәсе югары. Әмма коронавируслы авырулар күпләп мөрәҗәгать иткән Мәскәү һәм Европа клиникаларының эш тәҗрибәсе күрсәтүенчә, саклык чараларының тагын да күбрәк таләп ителүе ихтимал. Биредә өстәмә күләмнәр турында сорау туачак, – дип билгеләде республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова.
Сишәмбе, 7 апрельдә, республика Башлыгы Радий Хәбиров Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсендә өлкән яшьтәге хатынның вафат булуы турында хәбәр итте, аның Ковид-19 вирусын йөртүе ачыкланды. Ул ике айдан артык ишемик инсульт һәм шикәр чире авыруыннан дәваланган. Аның үлеменең сәбәбе – кан тамырлары зарарлану нәтиҗәсендә ишемик инфаркт фонында баш мие шешү. Соңрак аңардан үпкә ялкынсынганда тиеш булганча Ковид-19га анализ алына.
– Бу очракта үлем сәбәбенең коронавируска бәйле булмавын аңларга кирәк, әмма мондый хәлдә тиешле хезмәтләрнең хәвефсезлек чаралары күрүе мөһим, моны аңларга тырышыгыз, – дип мөрәҗәгать иткән социаль челтәрләрдә Радий Хәбиров. – Коронавируслы авыру белән элемтәгә керүчеләр республика клиник дәваханәсендә карантинда калырга тиеш. Бу безнең теләк кенә түгел, ә тирә-юньдәгеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклау өчен билгеләнгән закон регламенты.
Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсендә санитар-эпидемиологик чаралар, биналарны йогышсызландыру үткәрелде. Барысына да – хезмәткәрләргә, шулай ук пациентларга да коронавирус инфекциясенә тест ясалды.
8 апрель төнендә Уфада Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсе территориясе һәм янәшәдәге урамнар эшкәртелде. Бу максатта кеше өчен зарарсыз, сертификаты булган «Этоксамин» препараты кулланылды.
Өйләрендә торып укыган чорда бушлай туклануга хокукы булган 85 мең укучы азык-төлек җыелмалары алачак. Аларның составы белән Радий Хәбиров танышты.
Җыелмага, барыннан да элек, махсус температура режимында саклауга мохтаҗ булмаган, тиз бозылмый торган азык-төлек керә. Бу – ярма, макарон, соклар, он һәм җиләк-җимеш, кондитер ризыклары, чәй, какао, сөт, ит һәм балык консервалары, җиләк-җимеш, үсемлек мае.
Башкортстанның Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисе Алексей Гусев сүзләренә караганда, киләсе атнада укучылар башка төрле, әмма тәкъдим ителгән ризыклар кергән азык-төлек җыелмалары алачак. Аз керемле гаиләләрдәге балалар өчен аның бәясе 225 сум, мөмкинлекләре чикле балалар өчен 500 сум тәшкил итә.
Фото: «Башинформ» МА
Читайте нас: