Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
13 апрель 2020, 12:42

Карантин өйдә торудан нәрсә белән аерыла?

– Илдә яшәүче һәр кеше, таләпләрне үтәмәсә, инфекция таратучыга әйләнүен һәм үзе өчен генә түгел, тирә-юньдәгеләр өчен дә куркыныч тудыруын аңларга тиеш, – дип ассызыклады Дәүләт думасының сәламәтлекне саклау комитеты әгъзасы («Бердәм Рәсәй» фракциясе), медицина фәннәре докторы Борис Менделевич.

Хәзерге вакытта Рәсәйнең барлык төбәкләрендә акрынлап кертелүче саклык режимы кешеләрнең өй шартларында эшләвен һәм коронавирус инфекциясе таралуын киметү өчен барлык тышкы элемтәләрне киметүне күздә тота. Карантин исә – табиблар үтәргә кушкан изоляция режимы. Аны эпидемиологик хәлләр начар булган илләрдән кайтучылар, коронавирусның әлегә расланмаган билгеләре күзәтелгән һәм коронавирус белән авыручылар белән аралашкан кешеләр үтәргә тиеш.
«Үзеңне изоляцияләү – ул кешеләрнең йортта гына торуы һәм бер-берсе белән аралашмавы. Карантинда исә тагын да катырак таләпләр куела, һәм ул чир йоктырган яки йоктыру ихтималлыгы булган кешеләргә кагыла. Рәсәйдә карантин баш санитар табибның 2020 елның 18 мартындагы хаты нигезендә кертелде һәм ул чит илләрдән кайтучыларның барысына да кагыла», – диде ул.
Әлбәттә, гражданнарның 100 проценты да өйдә бикләнеп утыра алмый һәм бер өлеше эшкә йөрергә тиеш, чөнки аларның булуын таләп итә торган, өзлексез эшләүче, социаль әһәмияттәге производстволар бар, дип билгеләп үтте Менделевич. Әмма биредә дә үз кагыйдәләре бар.
«Кешеләргә битлек һәм перчатка кияргә, 1,5–2 метр дистанция сакларга кирәк, ул бер метрдан да ким булмаска тиеш. Кулларны ешрак юарга яки йогышсызландыру чаралары белән эшкәртү таләп ителә», – диде ул.
Изоляциядәге гражданнарга Менделевич өйдән чыгуны мөмкин кадәр киметергә киңәш итә: «Әгәр кеше кибеткә йөри икән, азык-төлекнең берничә көнгә җитәрлек итеп сатып алынуы мәслихәт. Әгәр даруханәгә яки медицина учреждениесенә барырга кирәк икән, бер чыкканда берничә эшне берьюлы башкарып керсәң яхшырак. Йорт хайваннарын урамда йөртүгә килгәндә, башка илләр тәҗрибәсен игътибарга алу мөһим, анда күршеләр үзара килешеп, йорт хайваннарын чиратлашып урамга алып чыга.
Әлеге вакытта, авыручылар күп булмаганда, нәкъ менә үз-үзеңне изоляцияләү ысулы кулланыла, чөнки бу йомшаграк чара, дип ассызыклады парламентарий. Инфекция таралуны шунда ук туктатып булмый, әмма төп максатка ирешү – чир йоктыручылар санының кинәт артмавы, Рәсәйдә медицина системасына көчле басым ясалмавы мөһим. Эпидемия ташкын кебек көчле булса һәм медицина ярдәме таләп ителүче кешеләр күбәеп китсә, илнең сәламәтлек саклау системасы хәлне контрольдә тота алмаячак.
«Хөкүмәт тарафыннан кертелгән өйдә тору режимын үтәү өметләрне аклар, безнең илдә эпидемия үсешен киметергә мөмкинлек бирер, дип ышанам. Һәркем шуны аңларга тиеш: таләпләрне үтәмәүчеләр инфекция тарату чыганагы булырга мөмкин, алар үзләренә генә түгел, әйләнә-тирәсендәге кешеләр өчен дә куркыныч тудыра. Ләкин шуны да онытырга ярамый: хәвеф бусагасын үтеп китсәк, илдә карантин чаралары да кертелергә ихтимал», – дип нәтиҗә ясады Менделевич.
Фото: ПРАВО.RU/ПЕТР КОЗЛОВ
Читайте нас: