Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
12 апрель 2020, 13:36

Өй шартларында биремнәр күбрәк

Район мәктәпләрендә, бөтен илдәге кебек, дистанцион укыту башланды.

Мәгариф идарәлегендә хәбәр итүләренчә, барлык мәктәпләрдә дә дәресләр узган. Бер генә дәрес тә өзелмәгән. Барлык, хәтта иң ерак авылларда яшәүче балалар да җәлеп ителгән.
«Мәктәпләрдә башлангыч сыйныф укучылары белән шөгыльләнергә тиешле дежур төркемнәр юк, чөнки ата-аналардан гаризалар килмәде. Районда дүрт балалар бакчасы эшли.
Яңача эшләүгә күнеп китү авыррак. Беренче көнне интернетка бәйле проблемалар булды. Бу күп кенә укытучыларның скайп һәм Zoom аша онлайн-дәресләр, төгәлрәге, 545 дәрес үткәрергә планлаштыруы аркасында булгандыр, мөгаен. Икенче көнне онлайн дәресләрне 93 укытучы гына үткәрде. Нигездә, Учи.ру, ЯКласс платформалары, АИС «Мәгариф» белән элемтә өчен электрон журнал кулланылды. 6 апрель кичендә Башкортстанның мәгариф министры Айбулат Хажин ата-аналарга мөрәҗәгать итеп, аларның кичке җидегә кадәр электрон журналларга кермәвен сорады, чөнки программа йөкләнешкә түзми. Шул ук вакытта Мәгариф министрлыгы каналларның үткәрү куәтен ун тапкыр арттыру турында хәбәр итте. Дәрес вакытында интернет эшләмәсә, укытучының һәрвакыт запас варианты бар, шуңа күрә бер дәрес тә өзелмәде.
Интернет булмаган җирдә укучылар биремнәр белән кейслар алды. Кәгазь кейслар белән беренче көнне – 55, икенче көнне 86 укучы эшләде. Аларны укытучылар, мәктәп автобуслары шоферлары, хәтта авыл биләмәләре хезмәткәрләре дә таратты.
Сүз уңаенда, кәгазь кейслар атнага өч тапкыр бирелә. Барлык уку йортларында да мәктәп идарәлегеннән кизү тору оештырылды, – дип хәбәр итте мәгариф идарәлегенең өлкән методисты Алсу Хәйруллина.
– Район мәгариф идарәлегендә «кызу линия» эшли, сорауларыгыз булса, шунда мөрәҗәгать итәргә мөмкин, әмма тәүге ике көндә беркем дә мөрәҗәгать итмәде әле, – ди Алсу Рамил кызы. – Көн саен мониторинг үткәрәбез – укуга җәлеп ителмәгән бер генә бала да юк. Димәк, дәрес калдыручылар да юк.
Келәш мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Давид Никосян сүзләренә караганда, дистанцион уку өй шартларында да күп биремнәр эшләргә мөмкинлек бирә. Энесе Гор Ар мәктәбенең икенче сыйныфында укый, аңа әнисе ярдәм итә, шуңа күрә аның да барысы да әйбәт.
Калмаш авылыннан күп балалы ана Гөлназ Уразмәтова сүзләренә караганда, аның мәктәптә укучы өч баласы да өйдән торып укуга җайлашкан кебек. Тик ул укытучыларның өйгә эшне бик күп бирмәвен үтенде.
Алкин-2 мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Зилә Карачурина: «Эш кайный. Zoom платформасында онлайн-дәресләр бирәм. Учи.ру, ЯКласс платформаларыннан һәм электрон почтадан да файдаланам. Белемнәрне ныгыту өчен уен формасында төрле биремнәр, өйгә эшләр бирәм. Электрон кейс-технологияләр куллану мөмкин булмаганда, WhatsApp буенча мөрәҗәгать итәм. Ата-аналар һәм балалар белән һәрвакыт элемтәдә торам. Балалар язганнарын һәм өй эшләрен фотога төшереп миңа җибәрәләр, һәм шуның өчен билге алалар».
– Ялкаулана башласалар, мин аларга һәрвакыт: безгә бары тик ихтыяр көче генә үз максатларыбызга ирешергә мөмкинлек бирә, дип әйтәм. Балалар безне, без аларны сагынабыз, – диде Зилә Миңневәли кызы.
Читайте нас: