Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
12 апрель 2020, 17:15

Чишмәдә колл-үзәк ачылды

Чишмә районында менә икенче атна инде коронавирус таралуга каршы үзәк эшли.

Халыкка ярдәм итү теләге белән район хакимияте, «Туклану үзәге» җәмгыяте (андагы коворкинг-үзәктә шалтыратулар кабул ителә), волонтерлар белән «Бердәм Рәсәй» партиясенең урындагы бүлекчәсе берләште. Бүгенге көндә «Без бергә» волонтерлык штабында районның 16 яшь активисты бар.
– Азык-төлеккә, ризык китерүгә кагылышлы барлык мәсьәләләрне дә туклану үзәге үз өстенә алды: хезмәткәрләр азык-төлекне заявка буенча әзерли һәм үз транспортларында илтеп бирә. Әгәр шалтырату билгеле бер медикаментларны китерү темасына кагылса, шунда ук волонтерлар ярдәмгә килә. Заказ алганда исәп-хисап ясала, – дип хәбәр итте Чишмә районы хакимиятенең яшьләр эшләре буенча баш белгече Ильвина Байбурина.
Волонтер Зөлфия Юнысова сүзләренә караганда, төрле сораулар һәм үтенечләр белән шалтыратучылар бар. Әйтик, бер әбинең тонометрында батарейкалар утырган һәм ул аңа яңаны сатып алуыбызны сорады. Әмма күп вакыт сораулар азык-төлеккә һәм медикаментларга кагылышлы була.
Шалтыратулар әлегә күп түгел. Сәбәбе, бәлки, мондый үзәкнең булуы турында күпләрнең белмәвендәдер.
– Илдә һәм дөньяда килеп туган хәлгә бәйле рәвештә, халыкның күбесе паникага бирелде, киләчәк курку уята, төрле каршылыклы мәгълүматлар ишетелә. Без кешеләрне психологик яктан тынычландырырга тырышабыз, тыныч тавыш белән сөйләшәбез. Халык бу проблемада ялгыз түгеллеген, дәүләтнең янәшәдә булуын һәм аңа ярдәм итәчәген белергә тиеш, – дип билгеләп үтте Зөлфия Тимерҗан кызы.
Шалтыратулар 9дан кичке 6га кадәр 8-927-307-6243, 8-937-311-7809, 8-927-334-9665 (WhatsApp) телефоннары буенча кабул ителә.
Әлеге телефон саннары буенча һәркем мөрәҗәгать итә һәм ярдәм сорый ала.
Читайте нас: