Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
12 апрель 2020, 15:31

Автобуслар яңа график белән йөри

Республика территориясендә, шул исәптән Чишмә районында коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү өчен муниципаль һәм шәһәр яны автобусларының расписаниеләре вакытлыча үзгәртелде.

Элегрәк район гәзитендә хәбәр ителгәнчә, өйдә тору режимы кертелү сәбәпле, «Уфа-Лайн» компаниясенең «Чишмә-Уфа» маршруты буенча муниципальара автобус рейсларының саны кимеде һәм йөрү вакыты үзгәрде.
Беренче автобус Чишмә автовокзалыннан Уфага 6.10 сәгатьтә, ә соңгы рейс 18.30да китә. Уфадан Чишмәгә беренче рейс 7.05 сәгатьтә кузгала, соңгы рейс – кичке сәгать 8дә. Уфа шәһәреннән һәм Чишмә поселогыннан автобуслар һәр 20–25 минут саен китә.
«Чишмә-Уфа» маршруты буенча «Башавтотранс» компаниясенең 151нче муниципальара автобуслар саны да кимеде. Хәзерге вакытта пассажирларны өч автобус йөртә. Поселоктан беренче автобус иртәнге 6да һәм соңгысы кичке 5тә китә. Чишмә поселогыннан 151нче муниципальара рейсларның расписаниесе: 6.00, 6.30, 7.30, 9.30, 10.30, 11.30, 14.30, 16.00. Ә Уфадан Чишмә поселогына беренче рейс 7.30 сәгатьтә, ә соңгы автобус кичке 7дә китә. Уфадан муниципальара рейслар расписаниесе: 8.30, 9.30, 11.30, 12.30, 15.00, 17.00, 18.00.
«Чишмә-Уфа» маршрутлары хәрәкәтендәге үзгәрешләр муниципаль рейсларга да кагылды. «Шикәр заводы – Тәҗрибә хуҗалыгы» маршруты буенча 1нче санлы автобус рейслары расписаниесе: 7.30, 8.30, 9.30, 10.30, 16.30, 17.30, 18.30, 19.30. «Елга аръягы-2 – Тимер-бетон заводы» маршруты буенча 2нче санлы автобусның расписаниесе: 7.15, 8.15, 9.15, 14.15, 15.15, 16.15, 17.15, 18.15. 1нче һәм 2нче маршрут буенча автобуслар бер сәгать аралык белән йөри. Калган 1К, 2К, 3, 5 һәм 6нчы маршрутлар вакытлыча йөрми тора.
Читайте нас: