Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
10 апрель 2020, 12:18

Гөл-чәчәкләргә, матурлыкка күмелеп яшиләр

Әлеге заманда җаен табып тәрәзә төбендә, я булмаса ишегалдында чәчәк үстермәгән бер генә кеше дә юктыр. Гөлсез өй – нурсыз өй дия иде мәрхүмә нәнәем. Аеруча матур, шау чәчәккә күмелеп утырган тәрәзә төпләре күбрәк өлкән апаларда буладыр, мөгаен. Догасын укый беләләрме, башка берәр сәбәбе бармы – әмма безнең урамда да күзнең явын алып торган гөлләр әнә шундый апа-әбиләрдә...

Чишмә поселогында яшәүче Резеда Гайса кызы Бадыгина кечкенә авылда табигать кочагында үскәнгәме, гомере буе чәчәкләр, гөлләр ярата. Ул аларның төрлесен үстерә. Капканы ачып кергән җирдән алып, йокы бүлмәсенә кадәр гөл бу йортта. Язга-җәйгә чыккач, аларның йорт алды, бакчасы, хәтта капка төпләре, ихаталарының урам яклары аллы-гөлле чәчәкләргә күмелә. Хуҗабикә үстергән гөл-чәчәкләргә сокланып туймаслык, аларга карасаң күзләр камаша. Тәрәзә төпләрендә ачык төстә чәчәк атып утырганнары да, түшәм буйлап үрмәләгәннәре дә, колач җитмәслек җәелеп үскәннәре дә бар. Гөлләрнең ниндие генә юк: бегония, шеффлера, фуксия, орхидея, спатифиллиум, драцена, хлорофитум, кодиеум, аглаонема һәм тагын бик күпләр. Җәй көне чәчәккә күмелгән ишегаллары ерактан ук игътибарны җәлеп итеп тора, төрле-төрле чәчәкләр плантациясенә эләгәсең. Бакчаларында унлап төрле роза чәчәге бар. Болардан тыш, әллә ничә төрле петуния, гладиолус, кашкарый, дәлия, хризантема һәм башка бик күп чәчәкләр үстерәләр.
Гөлләрнең тынычландыру, һаваны чистарту, микробларга каршы тору сыйфатлары йортта шундый чиста һава һәм күңелгә якын җиңел энергетика тудыра. Гөлләр яратучы ханым алар белән сөйләшеп, серләшеп, һәрвакыт яфракларын тузаннан чистарта, ун көн саен өстәмә ашландырып тора. «Яшьтән үк төрле гөлләр һәм чәчәкләр үстерергә яратам. Иң мөһиме – аларны яратырга кирәк, чөнки үсемлекләр кешенең мөнәсәбәтен яхшы сизәләр. Аларны тәрбияләп үстерүдән рәхәтлек, уңай энергия алам, матурлыклары белән хозурланудан күңелем яктыра», – дип елмая хуҗабикә. Алар турында елмаеп сөйләгәндә Резеда апаның күзләре очкынланып китә.
Резеда Гайса кызының хезмәт стажы 40 елдан артык. Ул яшьрәк чагында балалар бакчасында, арытаба озак еллар Чишмә үзәк район китапханәсендә эшләде. Тормыш иптәше Винер Хатмулла улы белән бергә гомер итүләренә 48 ел булды. Хәзер алар икесе дә лаеклы ялда. Хезмәт сөюче, матурлык һәм пөхтәлек яратучы Бадыгиннар гаиләсендә өч бала дөньяга килгән. Бер җылы ояда канат ныгытып, ныклы тәрбия һәм белемгә ия булып таралышты алар. Хәзерге вакытта аларның барысы да үзаллы тормыш белән яши. Резеда апа белән Винер абыйның тормыш девизы: «Тырышкан табар, ташка кадак кагар!». «Тырышканда барысын да эшләргә була, ә аягыңны бөкләп тик утырсаң беркем дә сиңа китереп бирми. Күңелеңне биреп эшләсәң, үз көчең белән бик күп нәрсәгә ирешергә, матурлык тудырырга була», – ди уңган хуҗабикә.
Бәйрәмнәрдә, ялларда гаилә бергә җыелгач, аларның өй эче бала-чаганың шат авазларыннан гөрләп тора. Әлеге вакытта гөл бакчасыдай йортларында балалары, оныклары кайтканын көтеп, аларны сый-хөрмәт белән каршы алып, һәр туган көнгә сөенеп яши алар.
Читайте нас: