Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
10 апрель 2020, 16:10

Эшне штрафка кадәр җиткермәгез

Телевидениенең барлык каналларында, киңкүләм мәгълүмат чараларында, радио аша барлык рәсәйлеләргә өйдә тору режимын үтәү үтенече белән даими рәвештә мөрәҗәгать итәләр.

Бу COVID-19 вирусы зур зыян салмасын өчен эшләнә. Әйе, урамнарда халык сизелерлек кимеде, машиналар хәрәкәте дә сирәгәйде. Әмма әлеге режимны бозучылар да бар.
– Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның Указына ярашлы, 31 мартта кичке сәгать 8дән соң Чишмә районында полиция, ирекле халык дружинасы һәм җәмәгать оешмалары хезмәткәрләре тарафыннан көчәйтелгән режим кертелде. 3 апрельгә кадәр Чишмә районында өйдә тору режимын берничә тапкыр бозган дүрт кеше ачыкланды, аларга карата административ беркетмәләр төзелде. Эшләр федераль судка җибәрелде һәм аларга 15 мең сум күләмендә штраф салынды, – дип хәбәр итте Чишмә районы буенча полиция начальнигының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Әлфәт Собханкулов. – Ә 3еннән 7 апрельгә кадәр районда өйдә тору режимын берничә тапкыр бозуның 12 очрагы ачыкланды. Бу эшләрне шулай ук РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.6.1 маддәсе буенча (гадәттән тыш хәлләр вакытында яки ул барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзең-не тоту кагыйдәләрен үтәмәү) Федераль судья караячак.
1 мең сумнан 30 мең сумга кадәр штраф яный, гадәттә судьялар беренче штрафны 4 мең сум күләмендә салу турында карар кабул итә.
Аның сүзләренә караганда, халык төрлечә аклана, еш кына район үзәгенә кибеткә килдек, дип әйтәләр, ә бит һәр торак пунктта диярлек азык-төлек кибетләре бар.
Эш көннәрендә поселок урамнарында биш экипаж эшләсә, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә алар җиде була. Полиция хезмәткәрләре һәм ирекле халык дружинасы әгъзалары автомобиль йөртүчеләрнең генә түгел, җәяүлеләрнең дә кулында рөхсәт кәгазе булуын тикшерә.
6 апрельгә коронавирус таралган илләрдән 232 кеше кайткан. Билгеле булуынча, андый гражданнар 14 көн өйдә карантинда булырга тиеш.
– Карантинны бозучылар да бар, аларның берсенә карата тапшырылган эш судта тикшерелде инде, бишесенең материаллары Рәсәй Кулланучылар күзәтчелегенә җибәрелде. Гражданнар республикага килгәч, аларның чит илдән яки Рәсәй Федерациясеннән (Чиләбедән, Мәскәүдән һәм башка җирдән) килүе мөһим түгел, шунда ук теркәләләр һәм исемлекләре безгә җибәрелә, – дип сөйләде Әлфәт Әфтәх улы.
Соңрак инде Рәсәй Кулланучылар күзәтчелеге, хакимият органнары вәкилләре, полиция хезмәткәрләре аларны ачыклый һәм анализ алу өчен медицина хезмәткәрләре бригадасы җибәрелә. Арытаба яшерен күзәтү алып барыла. Әгәр гражданнарның карантин режимын бозуы ачыкланса, полиция органнары акт төзеп Рәсәй Кулланучылар күзәтчелегенә җибәрә. Әгәр соңыннан хокук бозучының коронавируслы булуы да ачыкланса, аңа карата административ җәза чаралары күрелә.
Элегрәк район гәзите чит илләрдән кайткан һәм сәламәтлек саклау вәкилләре белән элемтәгә кермәгән 27 граждан турында язган иде. Әлфәт Әфтәх улы аларның барысы да вакытында ачыкланды һәм күзәтү астына алынды, дип ышандырды.
Безнең белешмә
8 апрель иртәсендә Башкортстанда doroga02.ru порталы эшли башлады, аның ярдәмендә республика халкы шәхси транспортта йөрү өчен рөхсәт алалачак. Әмма рөхсәт 11 очракта гына гамәлдә булачак (бала туганда, туган-тумача вафат булганда һ. б.).
Ә 10 апрельдән соң бакчаларга бару рөхсәт ителәчәк. Шул ук вакытта «Юл 02» порталында махсус форма тутырырга кирәк булачак.
Читайте нас: