Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
8 апрель 2020, 19:35

Республикада өйдә тору режимы озайтылды

Рәсәйдә коронавирус таралу сәбәпле, өйдә тору режимы 30 апрельгә кадәр гамәлдә булачак. РФ Президенты Владимир Путин шундый карар кабул итте.

Бу хакта ул ил халкына пәнҗешәмбе, 2 апрельдә, яңгыраган видеомөрәҗәгатендә хәбәр итте. Бу чорда хезмәткәрләрнең эш хакы сакланачак.
Бу көннәрдә хакимият органнары, өзлексез җитештерү предприятиеләре, медицина учреждениеләре, даруханәләр һәм кибетләр, шулай ук ашыгыч хезмәтләр эшләячәк. Төбәкләр нинди оешмаларның эшләячәге турында үзләре карар кабул итә алачак.
Владимир Путин сүзләренә караганда, субъектларда һәм хәтта аерым муниципалитетларда хәлләр төрлечә, кайдадыр коронавирус кешеләр өчен җитди куркыныч тудырган инде. Мәсәлән, биредә Мәскәүдәге кебек, федераль һәм шәһәр властьлары чара күрүгә карамастан, әлегә хәлне үзгәртеп булмый. Авыруның бер генә очрагы да теркәлмәгән төбәкләр дә бар.
– Шуңа күрә кайдадыр катгый чикләүләр үтәлергә тиеш, ә кайдадыр югары әзерлек дәрәҗәсе сакланганда локаль, төгәл карарлар кабул итү дә җитә. Бу үзенчәлекләрне исәпкә алырга кирәк, – диде Владимир Путин.
Ил башлыгы губернаторларга, төбәкләрдәге хәлдән чыгып, коронавирус таралуга каршы көрәш чаралары турында мөстәкыйль карар кабул итү өчен, өстәмә вәкаләтләр бирәчәген хәбәр итте.
– Агымдагы атна ахырына кадәр алар кешеләрнең сәламәтлеген, иминлеген, икътисадның һәм төп инфраструктураның тотрыклылыгын тәэмин итү ягыннан да, нәкъ менә алар территорияләре өчен оптималь булган кисәтү чаралары билгеләргә тиеш булачак, – дип ассызыклады дәүләт башлыгы.
Җомга, 3 апрельдә, БР Хөкүмәтендә коронавирус инфекциясе буенча киңәшмә булды. Республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итүенчә, төбәктә өйдә тору режимы, ким дигәндә, бер атна дәвам итәчәк.
– Беренчедән, Президент указы белән кертелгән эшләми торган көннәр 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Шуңа күрә бездә кайсы предприятиеләрнең эшләвен һәм эшләмәвен анык билгеләргә кирәк, – диде Радий Хәбиров. – Икенчедән – бу өйдә тору режимы турындагы ачыкланып бетмәгән мәсьәлә. Без сезнең белән указ кабул иттек. Ул, ялгышмасам, ачык дата белән. Шуңа күрә бу атнада да, киләсе атнада да өйдә тору режимы гамәлдә булачак.
Шул ук вакытта төбәк җитәкчесе килеп туган хәлгә бәйле рәвештә өйдә тору режимын үзгәртү ихтималлыгы булуын билгеләде.
Ә 30 мартта Уфа районының Нижегородка авылында беренче обсерватор эшли башлады, ул чит илләрдән килгән гражданнарны ике атнага изоляцияләргә мөмкинлек бирәчәк. Хәзерге вакытта анда Израильдән, Һиндстаннан, Молдавиядән һәм Мисырдан килгән дүрт гражданин бар. Учреждение 84 кешегә исәпләнгән.
Уфа районының Лекаревка авылында «Восход» ял базасында, Әбҗәлил районында һәм Октябрьский шәһәрендә өстәмә обсерваторлар оештыру мәсьәләсе хәл ителгән.
Оператив киңәшмәдә шулай ук сәүдә челтәрләренең республика Дәүләт сәүдә комитетына беренче чиратта мөһим булган товарларга бәяләрне арттырга юл куймау турында тәкъдим белән чыгыш ясаулары турында хәбәр ителде. Дәүләт сәүдә комитеты җитәкчесе Алексей Гусев билгеләп үтүенчә, әлеге тәкъдим якын көннәрдә тикшереләчәк.
Исегезгә төшерәбез, республика территориясендә кичке сәгать 6дан иртәнге 10га кадәр алкоголь сатуны тыю кертелде, ул «Югары әзерлек» режимы беткәнче гамәлдә булачак.
Эчке эшләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәтендә хәбәр ителүенчә, Уфада яшәүче бер кешегә карата өйдә тору режимын бозган өчен 15 мең сум штраф билгеләнгән. Ленин районының мировой судьясы бер гражданинны Рәсәй Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексның 6.3 маддәсенең 2нче кисәге буенча җаваплылыкка тарту турында карар чыгарган.
Читайте нас: