Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
7 апрель 2020, 18:39

Читтән мал кайтару хәвефле

Малларны һәм терлекчелек продукциясен ташуны дәүләт ветеринария хезмәте контролендә гамәлгә ашыру мөһимлеге турында кисәтүләр күп булса да, моны һаман исә санга сукмаучылар бар.

Бу турыда Чишмә район ветеринария станциясе начальнигы Илшат Гәрәев хәбәр итте.
– Минемчә, биредә проблема кешеләрнең ваемсызлыгына һәм хәбәрдарсызлыгына бәйле, – дип шул уңайдан үз фикерен белдерде ул. – Ни өчен безнең районда яшәүчеләр терлекләрне имин булмаган төбәкләрдән сатып ала? Бер-ике мең сумга экономия ясарга телиләр. Ә нәтиҗәдә, кайчагында дистәләгән, йөзләгән меңне югалталар.
Күптән түгел полиция хезмәткәрләре биркалары булмаган сигез бозау төялгән «Газель» машинасын туктата. Тикшерә башлагач, машинаның ветеринария документларыннан башка Удмуртиядән Дураска маллар алып кайтып баруы ачыклана.
Аңлашылуынча, ерак юл, хайваннар ач, стресс хәлендә. Кешеләр бу малларны кыйммәт бәягә сатып алган, тик берничә көннән соң алар кырыла башлаган.
Ә бит алар моның ахыры ни белән тәмамланачагын уйлап җиткермичә, хайваннарга да, кешеләргә дә йога торган бруцеллез, туберкулез кебек авырулар алып кайтырга мөмкин булуы турында башларына да китермәгәннәр. Безнең районда мондый очраклар булды инде. Шулай булса да, малларны рөхсәт документларыннан башка алып кайту дәвам итә. Берничә көн элек кенә якташыбыз рөхсәт документларыннан башка дүрт сыер алып кайткан.
Бу нәрсә белән тәмамланган? Рәсәй Кулланучылар күзәтчелеге, ветеринария станциясе һәм полиция хезмәткәрләре килеп беркетмә төзегән. Читтән маллар алып кайтканда ветеринария таләпләре бозылса һәм бу йогышлы чирләр таралуга китерсә, гаеплеләргә административ җаваплылык йөкләнә, ә кайбер очракларда җинаять эше кузгатылырга мөмкин.
Шуңа күрә тагын бер тапкыр исегезгә төшерәбез: маллар сатып алу өчен ветеринария хезмәтеннән рөхсәт кирәк.
– «Чишмә» гәзите редакциясенә урамда хуҗасыз йөргән этләргә бәйле мөрәҗәгатьләр күп – алар урам тулы һәм өер белән йөргәндә бигрәк тә куркыныч.
– Хуҗасыз этләргә килгәндә исә, хәлләр түбәндәгечә тора. 2019 елның 27 декабрендәге Федераль закон буенча хуҗасыз хайваннарны юк итү тыела, аларны аулап стерильләштерергә һәм үзләрен агрессив тотмаган очракта элек йөргән урыннарына кире җибәрергә кирәк. Безнең белгечләр вакцинация ясарга барганда карт һәм дәвалап булмый торган хайваннарны «йоклатуны» сораучылар бар, һәм алар хуҗаларның ризалыгы белән мондый процедураларны үткәрә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, закон буенча, авыр имгәнгән һәм чирле малларны «йоклату» рөхсәт ителгән. Без халыкка тәкъдим иткән тагын бер процедура – бу этләр һәм мәчеләрне идентификацияләү. Моны ике ысул – колакка куелган биркалар яки тире астына урнаштырылган электрон чиплар ярдәмендә эшләргә мөмкин, алар буенча хайваннарның яше, токымы, кушаматы, вакцина ясалу һәм хуҗасы турында мәгълүмат алырга була. Маркировкалау яки чип кую һәм стерильләштерү – хайваннарны асрау өчен җаваплылыкны арттыру ысулы. Өстәвенә, бу процедура – этләр һәм песиләр үрчүгә каршы яхшы кисәтү чарасы. Чөнки кайберәүләрнең дүртәр эте, сигез һәм хәтта унлап мәчесе бар. Этләр һәм мәчеләр үрчү контрольдә булырга тиеш, чөнки аларның күп кенә йогышлы авырулар таратучы булып торуын һәркем аңлый. Район ветеринария станциясе карамагында ветеринария клиникасы эшли, биредә этләр һәм песиләр стерильләштерелә һәм печелә. 30 апрельгә кадәр акция игълан ителгән, бу вакытта чип кую һәм паспорт тутыру бушлай эшләнә.
– Төрле авылларда яшәүчеләрдән авыл урамнарында кешеләрдән курыкмыйча йөрүче төлкеләр күренүе турында ишетелә. Бу очракта котыру авыруы йогу куркынычы юкмы?
– Безнең районда төлкеләр исәбен көйләү буенча эш алып барыла. Район бюджетыннан бу эш өчен акча бүлеп бирелә. Быел ау мизгелендә 140тан артык төлке тотылган. Аучылар бер төлке өчен 500 сумнан күбрәк акча ала. Шулай 12 елдан артык эшлибез.
– Авыл хуҗалыгы терлекләренә һәм йорт малларына елга бер тапкыр котыру авыруына каршы прививка ясала. Комплекслы чаралар үткәрү нәтиҗәсендә безнең район ун елдан артык вакыт котыру авыруы буенча имин санала.
Читайте нас: