Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
5 апрель 2020, 14:32

Фатир

Шулай бер көнне кызу-кызу эштән кайтып барышым. Шулчак кемнеңдер:– Балам, бераз гына вакытыгыз булмасмы икән? – дигән тавышка тукталып калдым. Артыма борылып карасам, юл читендәге эскәмиядә ялгыз гына, өс-башлары да таушалган бер әбекәй утыра иде.

Шулай бер көнне кызу-кызу эштән кайтып барышым. Шулчак кемнеңдер:
– Балам, бераз гына вакытыгыз булмасмы икән? – дигән тавышка тукталып калдым. Артыма борылып карасам, юл читендәге эскәмиядә ялгыз гына, өс-башлары да таушалган бер әбекәй утыра иде.
– Әйе, әби җаным, ни булды, тыңлыйм үзегезне, – дип янына ук килеп утырдым.
Әбекәй сүзен башлый алмыйча бер мәлгә тынып торды. Кулындагы чүпрәк кисәгенә бит урталарыннан тәгәрәп-тәгәрәп төшкән күз яшьләрен сөртә-сөртә, кесәсеннән йомарланып беткән бер кәгазь чыгарып миңа сузды.
– Менә балам, укып кара әле.
Мин, таушалып беткән кәгазьне ачып укырга керештем. Анда әбинең үз теләге белән фатирын ниндидер бер хатын-кыз исеменә күчерү хакында нотариуста теркәлгән язма иде. Әзрәк кенә эшнең нидә икәнлеген төшенсәм дә, сорарга булдым әбекәйдән:
– Ни өчен күчердегез соң башка кеше исеменә, әби жаным, ул кемегез була сезнең?
– Ул минем гомер буе бергә яшәгән тормыш иптәшемнең кызы, балам, иптәшем гүр иясе булды инде 4 ел элек. Урыны оҗмахта булсын! Миңа өйләнгәндә кыз баланың әнкәсе вафат булып, икесе генә яшиләр иде. Торырга да урыннары юк иде. Таныштырдылар безне, минем балаларым булмады, кияүгә дә соң чыктым. Үземне яратып бетермәгән бер ир-атка кияүгә чыгып бергә яши алмый аерылышкан идек, балаларыбыз да булмады. Инде шуннан, Харис бабаң килеп чыкты. Ятим баланы да кызгандым, ул балага әни булырмын дидем. Үзем дә әни сүзе ишетеп яшәүне теләдем бигерәк, кимсенә идем шул, ай кимсенә идем. Мин сине тоткарлыйм инде, кызым, үз мәшәкатьләрең дә аз түгелдер. Син нишләтә аласың инде!? Ярар, берәр кешегә эчемне генә бушатасым килгән иде, балакаем. Гомерем дә күп калмагандыр инде. Ни өчен бирелде икән бу җәза, үз өемә кайтып кайнар аш ашыйсым, чәй эчәсем килә дә бит.
– Әби җаным, мин сезне бу хәлдә калдырып китә алмыйм. Дәвам итегез, сөйләгез кая сезнең фатирыгыз, нигә урамда утырасыз? Фатирны күчереп, урамда калмагансыздыр бит инде?
– Калдым шул, балам, калдым! Кияүгә чыкканчы авыр эштә эшләдем, акчам әйбәт чыга иде. Үзем эшләп алган фатирым инде. Менә бит газиз Ходаемның бирмеш көне, нихәлләр дә эшләп булмый. Картлык көнемдә ни күрсәтте, – дип тагын бер елап алды.
– Ә үстергән кызыгыз, ул кайда?
– Иии, Зәйтүнә. Зәйтүнә исемле ул.
Әбекәй шулай диде дә тагын тынып калды. Йомарланып беткән кәгазьдә дә Зәйтүнә Харисовна дип язылган түгелме соң ләбаса.
– Фатирыгыз кайда, әби жаным? Хәзер кайтабыз өегезгә, сөйләшергә кирәк миңа Зәйтүнә белән.
– Менә мин торган фатыйрның тәрәзәсе, – дип беренче каттагы буяулары да купшакланып беткән бер тәрәзәгә төртеп күрсәтте.
– Көн дә үземнең тәрәзә каршында, үз өемә керә алмый утырам инде, балам.
Бу әбекәйне ни кодрәтләре җитеп урамга куып чыгаруларын берничек тә аңлый алмый идем мин. Кеше бит ул – кеше. Юньле кеше этен дә урамга куып чыгармый. Йә Аллам! Үзең сакла шундый тормышлардан!
– Кайчаннан бирле урамда утырасыз соң, әбекәй, ничек алар шушы хәлгә түзәләр? Ничек күзеңә карап узып китәләр соң яныңнан?
– Юк, балам, узмыйлар алар моннан, кеше кертеп торалар. Үзләре кешелектән чыгып беттеләр инде. Акчасын гына алып китәләр фатир өчен. Анда да миңа тавыш-тының чыкмасын дип куркыталар. Тора торган кешесе дә Зәйтүнәнең төрмәдән чыккан кеше. Рәхмәт яусын, моңарчы яшьли дустымда тордым. Ул да вафат булып куйды. Бер туганым да юк шул башка. Өебездә дә элеккеге курше-тирә үлеп бетте инде, яшьләр күбесе. Хәер, ашарга ни дә булса куеп китәләр үзе, коры-сары. Иии, балам, беребез дә мәңгелеккә килмәгән. Берәм-берәм китәсе, ни хәлләр итәсең инде. Менә теләгәндә теләгеңне тели белергә дә кирәк, балам. Картлык көннәрең матур булып килсен икән. Егәрең беткәч кенә беркемгә кирәкмисең.
Әбекәй сөйләде дә сөйләде үзенең зар-моңнарын. Ә мин бүлдерми генә тыңлап утыра бирдем.
– Әби жаным, әйдәгез безгә киттек, минем өч бүлмәле фатирым бар. Тормыш иптәшем дә бик җайлы кеше, балаларым акыллы. Каршы булмаслар. Әби-бабайларыбыз безнең дә яшьли киттеләр шул. Әбиле булырлар, оныкларың итеп карарсың балаларыма.
– Юк, балам, рәхмәт. Үз өем янында улсәм дә үз өемдә үлгән кебек булыр. Гомерем калмады инде, көтәргә юк, балам. Ходай бәхетеннән аермасын!
– Әби җаным, иртәгә тормыш иптәшем белән килеп алабыз, алып китәбез үзебезгә. Җәйләр үтәр, җәеннән соң яңгырлы көзе, салкын кышы киләсе бар…
Өйдәгеләр барысы да әбине өебезгә алып кайту дигән фикерне хупладылар. Барыбыз бергә җыелышып, бер бүлмәбезне әбекәй өчен әзерләп тә куйдык. Матур гөлләребезне шул булмәгә кертеп урнаштырдык. Ямь өстәп торсын дидек.
Йә Ходаем! Без кемнедер бәхетле итсәк бу бит нинди зур савап, дигән җылы уйлар белән шатланып уяндым иртәсен. Гаиләбез белән җыелышып киттек әбекәй утырган җиргә. Килеп җитәрәк, әби утырган эскәмия янында медицина ярдәме күрсәтү машинасы тора иде. Ай, әбекәй җаным! Шул чак йөрәкләрем төшеп киткән кебек булды! Ни булган дип кешеләр төркемен аера-аера алга уздым. Йомарланган кәгазен күкрәгенә кысып тоткан килеш эскәмиядә әбекәй ята иде…
Рәсилә Йосыпова
Читайте нас: