Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
4 апрель 2020, 19:36

Коронавирус: өйдә калу, махсус пропусклар…

31 март иртәсендә «Башинформ» хәбәр иткәнчә, Рәсәйнең 26 төбәгендә тулысынча өйдә калу режимы игълан ителгән.

Элекке көнне Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсе властьлары гражданнарның урамда йөрүен чикләде.
БР Башлыгының гомум изоляция режимы турындагы указына ярашлы, «шәһәрләр һәм авылларның тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче хезмәтләрдән тыш, барысы да шушы режим беткәнче өйдә калырга тиеш». Кешегә ашыгыч медицина ярдәме кирәк булган очракта гына өйдән чыгарга: кибеткә азык-төлек яки даруханәгә дару алырга барырга; йорт хайваннарын урамда йөртергә; чүп-чар чыгарырга; тиеш булса эш урынына барырга мөмкин. Башкортстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимы күпмегә кадәр дәвам итәчәге атна ахырында хәл ителәчәк.
Хәрби хезмәткә чакыру көне күчерелә
Коронавирус аркасында Башкортстанда армиягә язгы чакырылыш 2020 елның 13 апреленә күчерелә. Элегрәк язгы чакырылышны 1 апрельдән башлап гамәлгә ашыру планлаштырылган иде.
Карантин режимын бозучыларга – штраф
31 мартта коронавирус буенча карантин режимын бозучыларга 15 меңнән 40 мең сумга кадәр штраф салыначагы билгеле булды. Дәүләт думасы РФ Административ хокук бозулар турындагы кодекска шундый төзәтмәләрне кабул итте.
Табиблар өчен – саклагыч костюмнар һәм битлекләр
Уфа тегү фабрикасы табиблар һәм йогышсызландыру белән шөгыльләнүче хезмәткәрләр өчен саклагыч костюмнар һәм битлекләр җитештерә башлады. 250 саклагыч комбинезон әзер инде. «Башинформ» мәгълүматларына караганда, саклагыч киемнәр аэропортларда кешеләрне тикшерүче һәм йогышлы авырулар дәваханәләрендә эшләүче медицина хезмәткәрләренә биреләчәк.
Башкортстанда бер тапкыр кулланыла торган битлекләр җитештерүне өч айдан башлау планлаштырыла. Брифингта бу турыда төбәкнең сәнәгать һәм энергетика министры Александр Шельдяев хәбәр итте. Хәзер эш киемнәре комбинаты бер тапкыр кулланыла торган медицина битлекләрен тегү өчен җиһазлар сатып алу мөмкинлеген карый.
Эшкә – махсус пропусклар буенча
Башкортстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында махсус пропусклар кертелә, дип хәбәр итте Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Урал Килсенбаев. 1 апрельдән пропускларны бирү муниципаль районнар һәм шәһәрләр округлары хакимиятләренә йөкләнгән.
Коронавирустан дәваланган
Башкортстанда коронавирус белән беренче чирләүче пациент терелеп дәваханәдән чыккан. «Башинформ» хәбәр иткәнчә, Дүртөйледә яшәүче 35 яшьлек Ләйсән Х. 21 мартта круиз лайнерында Европага сәяхәт итеп кайтканнан соң Уфаның йогышлы авырулар дәваханәсенә озатыла.
Сибай сатучысы фельдшерга чир йоктырган
Сибайда яшәүче ит сатучыдан анализ алган фельдшерның коронавирус йоктыруы ачыкланды. «Башинформ» хәбәр иткәнчә, элегрәк Чиләбе өлкәсендә яшәүче ит белән сәүдә итүче ир Дубайга барган, аннан кайтуга ук үз эшенә керешкән. Хәзер ул «яңа коронавирус инфекциясе» диагнозы белән дәваханәдә ята. Бу базарда ит сатып алган Сибай һәм Баймак районы халкыннан тиз арада үз-үзләрен изоляцияләргә һәм үзләре турындагы мәгълүматларны хәбәр итүләрен сорыйлар. Хәзер коронавирус йөртүчедән ит сатып алган барлык кешеләр тиз арада үз-үзләрен изоляциягән һәм медицина хезмәткәрләренең күзәтүе астында торалар.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров бу факт буенча: «Безне үзебезнең җавапсызлыгыбыз һәм явызлыгыбыз һәлак итәчәк... Хәзер без Сибай белән Баймак өчен бик борчылабыз. Анда вирус йоктыручыларның бик күп булуы ихтимал. Бу чирне безгә кем алып кайтты? Чит илгә барган Чиләбе өлкәсенең ике җавапсыз кешесе».
Мохтаҗлар өчен – азык-төлек фонды
Башкортстанда мохтаҗлар өчен аерым туклану ризыклары фонды булдырылачак. Шул хакта хөкүмәт йортында үткән оператив киңәш-мәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте. Бу эш башланган, азык-төлек җыелмаларын саклау мәсьәләләре һәм аларны алучылар исемлеге төзелә. Республикада шундый 150 мең кеше бар. «Аеруча мохтаҗ булганнарга ярдәм итәргә әзер булырга кирәк. Вакыты җиткәч без моның белән дә шөгыльләнәчәкбез», – диде Хәбиров.
Мәктәпләр дистанцион укуга күчә
Коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, 6 апрельдә, Башкортстанның барлык мәктәпләре дистанцион рәвештә укый башлый. Беренче дәресне иртәнге сәгать 10да республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәрәчәк, арытаба уку мәктәпләр тарафыннан билгеләнгән расписание буенча алып барылачак, дип хәбәр итте «Башинформ».
Проблема – эшсезләр санының артуы
Эшсезлек Башкортстанда икътисади кризисның төп проблемаларының берсе булырга мөмкин. Республикада эшсезләр саны уннарча мең кеше булыр дип көтелә, дип белдерде муниципалитетлар башлыклары белән үткән киңәшмәдә Радий Хәбиров. Үткән атнага мәгълүматлар буенча Башкортстанда 3374 кешегә эшсез калу куркынычы яный.
Хәмер сату вакыты чикләнәчәк
Башкортстан территориясендә, сыра сатучылар, кафе һәм рестораннарны да кертеп, кичке сәгать 6дан иртәнге 10га кадәр хәмер сатуны тыю кертелде. Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров бу хакта «Фейсбук»та үз сәхифәсендә язган.
«Кич спиртлы эчемлекләр сатып алу хәзер сезнең өчен начар тәмамланырга мөмкин. Бер үк вакытта без легаль булмаган хәмер белән сәүдә итүгә каршы көрәш чараларын да көчәйтәбез. Кемгәдер ошамаса, гафу үтенәм. Тарих хөкем итәр», – дип язды Радий Хәбиров.
Төбәк Башлыгы указына ярашлы, тыю 1 апрельдән «Югары әзерлек» режимын гамәлдән чыгарганчы дәвам итәчәк.
Җаваплылык күрсәтергә кирәк
2020 елның 31 мартында кичке сәгать 8дә Башкортстанда республика Башлыгының гражданнарның тулысынча өйдә калу режимы турындагы указы үз көченә керде. Республика территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янау сәбәпле, гражданнар яшәү урыны буенча үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә, җәмәгать урыннарында һәм транспортта башкалар янына 1,5 метрдан да артык килергә ярамый.
Читайте нас: