Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
3 апрель 2020, 15:43

Апрельдә – 75 мең һәм 50 мең сум

2020 елның 1 апреленнән индексацияләгәннән соң социаль һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләр артачак.

1 апрельдән аның күләме 6,1%ка арта. Шулай ук кайбер түләүләр, дәүләт тәэминаты буенча пенсияләр, шул исәптән Бөек Ватан сугышында катнашучыларга дәүләт пенсияләре, Чернобыльдә зыян күрүчеләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына, хәрби хезмәттә имгәнү нәтиҗәсендә инвалидларга түләүләр арта. Исегезгә төшерәбез, картлык буенча социаль пенсияләр кешенең иминият стажы һәм шәхси пенсия коэффициенты булмаса яки иминият пенсиясен билгеләү өчен алар җитмәгән очракта билгеләнә. Чишмә районында 1 апрельдән 1248 кешенең пенсиясе арта.
Саклык банкы һәм «Уралсиб Банкы» җәмгыятьләре кредит учреждениеләре аша пенсия һәм башка түләүләр алучы пенсионерларга барлык түләүләр дә апрель ае өчен аларның исәбенә вакытыннан алда күчерелгән, – дип хәбәр итте безгә Рәсәй Федерациясе Пенсия фондының Башкортстан Республикасы буенча Чишмә районы идарәлеге начальнигы Илшат Бәхтияров. – Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәткәрләре пенсия белән бергә чагыштырмача 75 мең һәм 50 мең сум акча һәм ел саен ун мең сум күләмендә түләү алалар».
Аның сүзләренә караганда, Пенсия фондының Чишмә районы идарәлеге 15489 пенсионерга пенсия түли. Пенсионерларның 64,5%ы пенсияләрен кредит оешмалары аша алса, 35,5%ына аны почта хезмәткәрләре өйләренә китереп бирә. Әйткәндәй, Рәсәй Почтасына пенсия түләү өчен акча күчерелгән.
Читайте нас: