Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
2 апрель 2020, 18:52

Санитар эшкәртү һәм экспресс-тестлар

Башкортстанда әлеге гадәттән тыш хәлләрдән файда күрүче мошенниклар барлыкка килде.

Шул турыда республиканың Гигиена һәм эпидемиология үзәге баш табибы Анна Казак «Бердәм Рәсәй»нең һәм Гомумрәсәй халык фронтының коронавирус пандемиясе уңаеннан гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча волонтерлык үзәген ачу тантанасында.
Анна Казак сүзләренә караганда, билгесез адәмнәр без санэпидстанция хезмәткәрләре, дип фатирлар һәм йортлар буйлап йөри башлаганнар. Алар фатирларны коронавируска каршы санитар эшкәртәбез, диләр. «Без тораклар эшкәртү белән шөгыльләнмибез. Бу чара җәмәгать урыннарында гына үткәрелә», – дип кисәтте гражданнарны Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы.
Башка «эшмәкәрләр» коронавируска экспресс-тест үткәрергә тәкъдим итеп республика халкының фатирларына шалтыраталар. Анна Казак сүзләренә караганда, бу да алдакчыларның гамәлләре. Мондый тестлар бары тик махсуслаштырылган медицина учреждениеләрендә генә үткәрелә.
«Бүгенге көндә әлеге тестларны Уфаның һәм Нефтекаманың кайбер дәүләт учреждениеләрендә генә үтәргә мөмкин. Өйдә анализ ясалмый», – дип ассызыклады Анна Казак.
Исегезгә төшерәбез, 25 мартта «Бердәм Рәсәй»нең һәм Гомумрәсәй халык фронтының коронавирус пандемиясе уңаеннан гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча волонтерлык үзәге оештырылды. Аның составына «Бердәм Рәсәй», Гомумрәсәй халык фронты, «Җиңү волонтерлары», «Бердәм Рәсәйнең Яшь Гвардиясе» иҗтимагый оешмалары активистлары керә.
Үзәккә «Бердәм Рәсәйнең Яшь Гвардиясе» төбәк бүлекчәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Оскар Лютов җитәкчелек итә.
Үзәкнең төп бурычы – халыкның иң яклаучысыз категорияләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтү. Болар – өлкән буын кешеләре, ялгыз яшәүчеләр, инвалидлар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары.
Волонтерлар телефон аша бөтен республика буенча шалтыратулар кабул итә, аларның азык-төлеккә, даруларга булган ихтыяҗларын ачыклый, дип хәбәр итте «Бердәм Рәсәй» партиясе Башкортстан төбәк бүлегенең матбугат үзәге. Арытаба мәгълүмат партиянең урыннардагы бүлекчәләренә тапшырыла, үтенечләрне Партиянең башлангыч оешмалары волонтерлары башкара. Тәүлек әйләнәсенә 8-800-201-8903 телефоны буенча шалтыратып ярдәм күрсәтүгә заявка бирергә мөмкин.
Читайте нас: