Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
31 март 2020, 16:45

Коронавирус безгә дә килеп җитәргә ихтимал

Бөтен дөньяда коронавирус эпидемиясе котырына.

Берничә ай элек кенә әле хәл бик җитди булып тоелмаса, «Әй, Кытай кайда да, без кайда» дисәк, хәзер бу куркыныч вирусны йоктыручылар Уфада да бар.
Озакламый инфекция йөртүчеләрне ачыклау очраклары турында Чишмә районында да хәбәр ителергә ихтимал. «Ә чир таралуны туктатырга мөмкинме?». «Кисәтү чараларын үтәсәк мөмкин», – дип ышандыралар сәламәтлек саклау вәкилләре.
– Чишмә үзәк район дәваханәсендә карантин кертелде, ягъни планлы авыруларны дәваханәдә яткырмыйбыз, бары тик авыручылар гына урнаштырыла. Район дәваханәсендә аерым ишек белән фильтр-бокс бар, биредә температурасы булганнар кабул ителә. Бу аларның һәм йогышлы булмаган чирләр белән авыручыларның аралашмавы максатында оештырылды, – дип хәбәр итте Чишмә үзәк район дәваханәсенең баш табибы Камил Яппаров.
Ул коронавирусның инкубацион чоры 14 тәүлеккә кадәр тәшкил итә, дип искә төшерде. Бу чирнең билгеләре тәүге көннәрдә түгел, ә чир йокканнан соң 8 һәм 10 көннән соң да сизелергә мөмкин.
– Күптән түгел коронавирус буенча имин булмаган илләрдән кайткан кешеләр безнең игътибар үзәгендә – алар өйләрендә утырырга тиеш. Әле күптән түгел генә 173 кеше иде, хәзер алар исәбенә тагын алты кеше өстәлде, – дип дәвам итте Камил Самат улы.
Ул, өйдә утырырга тиеш булган барлык кешеләргә шалтыратып, хәлләрен сорашып торабыз, дип билгеләде. Үзен начар хис итә башлаучылар коронавируска анализ тапшыра, бу барыннан да ешрак – беренче, өченче һәм унынчы көннәрдә булырга мөмкин. Кызганычка каршы, өйдә торырга теләмәүче сәяхәтчеләр дә бар. Элемтәгә чыкмый башлаган 27 чишмәле турындагы мәгълүматлар хокук саклау органнарына тапшырылган. Арытаба алар белән хокук саклау органнары шөгыльләнәчәк. Хәзерге катлаулы вакытта өйдә утыру режимын һәм карантинны бозу кеше үлеменә китерә икән, бу очракта иректән мәхрүм итүгә кадәр катгый җәза яный.
14 көннән соң авыру билгеләре ачыкланмаса, алар карантиннан азат ителә.
Бүгенге көндә коронавируска шикләнгән гражданнар белән элемтәгә кергән 92 кеше карантин режимыннан азат ителгән, ә COVID-19 белән чирләүчеләр белән якын аралашкан 81 кеше өйдә утыра.
Район дәваханәсендә җиде үпкәләрне ясалма җилләтү аппараты һәм ашыгыч ярдәм машиналарында 11 портатив аппарат бар. Әлбәттә, без барысы да имин булыр һәм бу аппаратларның кирәге чыкмас, дип өметләнәбез. Әмма медицина учреждениесе «югары әзерлек»тә тора.
– Чирлеләр өчен йогышлы авырулар бүлегендә 20 һәм изоляторда өч урын бар. Чирлеләргә урын җитми башласа, алар башка бүлекләрдә дәваланачак, – дип ассызыклады баш табиб.
Дәваханәдә эшләүче барлык хезмәткәрләр өйрәнү үткән, әлеге вакытта да системалы рәвештә вебинарлар, видеодәресләр уза, анда дөрес итеп анализ алырга, авыруларны дәваханәгә алып килергә һ. б. өйрәтәләр. Чишмә табиблары Уфага һәм Благоварга практик дәресләргә бардылар.
Камил Яппаров әңгәмә ахырында халыкка мөрәҗәгать итте:
– Мин, Чишмә районының баш табибы буларак, халыкка, бигрәк тә өлкән буынга һәм хәвеф төркемендәге кешеләргә (ишемик авыруы, шикәр диабеты һ. б.) җәмәгать урыннарында йөрмәскә киңәш итәм. Тирә-юньдәгеләр белән элемтәләрне максималь дәрәҗәдә чикләргә кирәк. Әгәр инде урамга чыгарга туры килсә, һичшиксез, өйгә кайткач, кулларыгызны, битегезне юыгыз, борыныгызны тоз эремәсе белән чайкатыгыз. Шулай ук сумкагыз, портфелегез һәм кәрәзле телефоныгызны йогышсызландыру чаралары белән сөртегез. Медицина битлекләре белән безнең хезмәткәрләр генә тәэмин ителгән, ә даруханәләрдә сатуда булмаса, аларны үзегез дә тегә аласыз. Вирус эпидемиясен уртак көч белән, профилактика чараларын үтәп кенә җиңә алачакбыз.
Бу санны бастыруга әзерләгәндә:
Чишмә үзәк район дәваханәсе мәгълүматларына караганда, 2020 елның 30 март иртәсенә районда коронавирус белән авыручылар юк. Диспансерлаштыру, профилактик, медицина һәм планлы тикшерүләр үткәрелми. Дәваханәгә керү контроле катгыйланган: ныклап авырып китүчеләр фильтр-бокс аша керә, моның өчен бахила һәм битлек кию, кулларны антисептик белән эшкәртү мөһим. Табиблар кирәк дип тапса, температурасы булмаган пациентлар поликлиникада кабул ителә. Стационарга керү катгый тыела.
Читайте нас: