Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
31 март 2020, 14:55

Эшләми торган атна кунакка йөрү өчен түгел

28 марттан 5 апрельгә кадәрге эш атнасы ял итеп игълан ителде, әмма халык арасында Президент Владимир Путинның өйдә калырга дигән чакыруын дөрес аңламаучылар да булуы ачыкланды.

Күпләр коронавирус таралуга каршы күрелгән чараларны озын ял көннәре дип кабул иткән, һәм тиз арада шашлыкка, дусларына кунакка киткән. Уфа мэриясенә хәтта Урманчылар исемендәге паркта мангаллар куелган зонаны вакытлыча ябарга туры килде.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җомга кичендә республика территориясендә югары әзерлек режимы турындагы Указга төзәтмәләр кертте. Аларга ярашлы, 28 марттан 5 апрельгә кадәр сәүдә-күңел ачу үзәкләренең (аларның территорияләрендә урнашкан даруханәләр, халыкны азык-төлек, беренче чиратта кирәк булган, төзелеш һәм хуҗалык товарлары белән тәэмин итүче оешмалардан тыш); ваклап сату, зоокибетләр, элемтә хезмәтләре нокталары; парикмахерскийлар, косметика һәм массаж салоннары, СПА, солярийлар, мунчалар һәм сауналарның эше туктатылды.
– Бу вакыйгаларның үсеше, халык һәм оешмаларның мөрәҗәгатьләре белән бәйле. Моның кайбер өстәмә уңайсызлыклар китерәчәген аңлыйм, әмма без хәзер никадәр яхшырак эшләсәк – сөземтәләр дә шулкадәр азрак булачак. Башка илләр һәм Рәсәй төбәкләренең тәҗрибәсе шул турыда сөйли, – дип мөрәҗәгать итте Радий Хәбиров республика халкына.
Бу атнада кешеләр өйдә утырсын өчен күп нәрсә эшләнә. Аерым алганда, онлайн-кинотеатрлар бушлай эшли, интернеттагы күп санлы курсларда укырга мөмкин (аларның кайберләренең хезмәте гадәти көннәрдә кыйммәт бәяләнә), телеканаллар да күп кенә кызыклы һәм файдалы тапшырулар әзерләгән. Ә укырга яратучылар өчен махсус «ЛитРес» сайтына кереп иллеләп китап уку мөмкинлеге бар.
Ә «Рәсәйнең иң көчле кешесе» исеменә ия булган, хәзер Уфада яшәүче Эльбрус Нигъмәтуллин 30 марттан бушлай онлайн-марафон башлап җибәрде, ул 5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. #будьвформесэльбрусом марафонына язылу өчен, анкета тутырырга кирәк, ул аның «Инстаграм»дагы битендә урнаштырылган. Табиблар бу атнада күнегүләрне дәвам итәргә киңәш итә, өстәвенә, моның белән өйдә дә шөгыльләнергә була.
Бу атнада Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтләрендә кабул итү бары тик алдан язылу һәм дистанцион рәвештә алып булмый торган хезмәтләр буенча гына алып барылачак. 3 апрельгә кадәр республиканың күп функцияле үзәкләренең офислары да эшне вакытлыча туктатып тора.
Академик, Рәсәй Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Николай Брико коронавирус белән авыручылар санының кимүенә карата фараз ясады.
Ул бу хәл апрель ахырында – май башында булыр, дип исәпли. Табиб ассызыклавынча, инфекция кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ), шул исәптән гриппка хас булган гомуми эпидемиологик закончалыкларга буйсынырга тиеш.
Шул ук вакытта республикада этил спирты нигезендә дезинфекцияләүче гель һәм спрей җитештерүне җайга салырга карар ителде. Инвестор производствога 30 миллион сум акча кертергә әзер. Башкортстанда шулай ук махсус саклану комбинезоннары җитештерү эше дә җәелдерелә.
Киләчәктә коронавируска тестны шәхси клиникаларда тапшырырга мөмкин булачак, дүшәмбе көнне моның өчен коммерцияле структуралар хезмәткәрләрен укыту башланды. Бу төбәктә тикшеренү үтәчәк кешеләр санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Инфекциядән курку мәгълүматның җитәрлек булмавына яки аны үзгәртеп бирелүенә бәйле. Әмма пациентларның 80 проценттан күбрәге COVID-19 белән гади салкын тигәндәге кебек авырый. 60 яшьтән өлкәнрәкләр, шулай ук хроник авыруы булган кешеләр өзлегүләр буенча хәвеф төркемендә тора, дип билгеләнә стопкоронавирус.рф сайтында.
Коронавирус буенча консультацияне төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгының «кызу линия»сендә (8 (347) 286-58-27, 8 (347) 279-91-20) һәм Рәсәй Кулланучылар күзәтчелеге үзәгенең бердәм консультация үзәгендә (8-800-555-4943) алырга мөмкин.
Фото: pixabay.com
Читайте нас: