Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
28 март 2020, 19:43

Флюорография үтү мәҗбүри!

Ел саен 24 мартта без Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көнен билгеләп үтәбез. Соңгы елларда авыруның таралу күрсәткечләре тотрыклы булуга карамастан, Чишмә районында туберкулез буенча эпидемиологик хәл киеренке кала.

Наталья Морева, табиб-фтизиатр
2019 елда беренче тапкыр туберкулез булуы ачыкланган 14 пациент – район үзәгеннән биш һәм авылда яшәүче тугыз кеше – диспансер исәбенә куелды. Шуларның 12се эшләмәүчеләр статусында, алар арасында бер хезмәткәр һәм бер пенсионер бар.
Туберкулез белән авыруы тәү тапкыр ачыкланган ике пациентка икенче группа инвалидлык билгеләнде. Чишмә районында 22 кеше (II группа – 12 һәм III группа 10 кеше) туберкулез буенча инвалид булып тора. Биш кешедә «Туберкулезның бацилляр формасы» диагнозы (әйләнә-тирәдәгеләргә туберкулез микобактерияләрен бүлеп чыгару) һәм бер кешедә «таркалу белән» диагнозы янәдән ачыкланды БЦЖ прививкасы туберкулезны махсус кисәтү чарасы булып тора. Ул 3–7 тәүлек үткәч бала тудыру йортында яңа туган сабыйларга ясала.
Вакыт үтү белән прививканың гамәле көчсезләнә һәм кирәк дип табылса, чикләүләр булмаса, 7 һәм 14 яшьтә ревакцинация ясарга кирәк. Бер яше тулган барлык балаларга да Манту буенча туберкулез диагностикасы үткәрелә. Туберкулез таралуны кисәтү өчен халык һәм 15 яшьтән зуррак үсмерләр флюорография үтәргә тиеш. Туберкулезны ачыклау максатында ике елга кимендә бер тапкыр профилактик медицина тикшерүе үтү мотлак.
Читайте нас: