Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
28 март 2020, 15:13

Башкортстан халкына коронавирус һәм аның нәтиҗәләре турында нәрсәләрне белү зарур?

Материалны әзерләгән вакытта Башкортстанда дүрт кешенең яңа вирус йоктыруы ачыкланды.

Әмма бу сан якындагы вакытта күпкә артырга ихтимал. Без коронавирус һәм аның нәтиҗәләре турында иң мөһим мәгълүматларны җыйдык.
Вирус төчкергәндә һәм күрешкәндә күчә
Вирус һава-тамчы юлы белән дә, күрешү-көнкүреш юлы белән дә күчә. Ягъни төчкерү, ютәл һәм көнкүреш әйберләре аша.
Авыруның беренче билгеләре – тәннең югары температурасы, калтырау, баш авырту, хәлсезлек, борын тыгылу, ютәл, авыр итеп сулыш алу. Кайбер очракларда – күңел болгану, косу, эч китү. Гадәттә болар авырган кеше белән элемтәгә кергәннән соң 14 көн эчендә килеп чыга. Иң еш өзлегү – көчәя баручы вируслы пневмония.
Әгәр сезнең гаиләдә кемдер авырып китсә, табиб чакыртыгыз, авыруны аерым бүлмәгә урнаштырырга тырышыгыз, аның белән элемтәне чикләгез, бинаны еш җилләтегез һәм өслекләрне дезинфекцияләгез. Авыруны бары тик бер гаилә әгъзасы гына карарга тиеш.
Бу үлемечле чир түгел!
26 мартка дөньяда коронавирус белән авыруның 468905 очрагы теркәлгән.
21200 кеше вафт булган, 114218 кеше савыккан. Әлегә Рәсәйдә 658 авыру бар, шул исәптән 25 мартта 163 кешенең шул вирусны йоктыруы ачыкланган. Вафат булучыларның күпчелеге – хроник авырулардан интегүче өлкән яшьтәге кешеләр. Балалар һәм яшьләр арасында үлүчеләр юк диярлек.
Хәвеф төркемендә – өлкәннәр
Иң мөһиме, саклану өчен шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү һәм җәмәгать урыннарына баруны чикләү. Кулларыгызны сабын яки дезинфектор белән ешрак юыгыз, авызыгызга, борыныгызга яки күзегезгә кагылмаска тырышыгыз, ютәлләгәндә, төчкергәндә авызыгызны һәм борыныгызны бер тапкыр кулланыла торган салфеткалар белән ябыгыз. Җәмәгать урыннарында булганда битлек киегез. Әгәр аны кибеттә таба алмыйсыз икән, гадәти марляны дүрт катлап үзегез ясагыз.
Табиблар битлек авырудан тулысынча саклый алмый һәм аны даими рәвештә алыштырырга кирәк, дип кисәтә. Ә искеләрен ташларга. Урамда исә саф һава сулау файдалы һәм битлек кияргә кирәкми.
Барлык чараларны да туктаттылар
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров афәткә каршы көрәш буенча югары әзерлек режимын кертү турындагы документка кул куйды. Төп пункт – катнашучылар саны 250дән артык булган һәм чит ил кешеләре катнашкан барлык киңкүләм чараларны үткәрмәү яки кичектерү турында. Спорт лигалары үзләре сезоннарны уйнап бетерергә ашыкмый. Хоккей һәм футбол турнирларын ким дигәндә бер айга кичектерделәр.
Балалар мәктәпкә йөрмәячәк
– Укучыларга язгы каникулларны ким дигәндә алтынчы апрельгә кадәр озайттылар.
Югары уку йортлары студентлары исә дистанцион рәвештә белем алачак. Балалар бакчалары, мәктәпләр һәм югары уку йортлары җитәкчелеге көн саен биналарны дезинфекцияләргә һәм укучыларның тән температурасын тикшерергә тиеш.
Тагын бер чара – БДИны вакытыннан алда тапшыру да кичектерелде. Имтихан вакыты билгесез вакытка күчерелде. Рәсәй Хөкүмәтендә кызыксынган кешеләргә хәбәр итеп торырга вәгъдә иттеләр. Шулай ук армиягә язгы чакырылыш вакытын да күчерергә мөмкиннәр.
Туристларны өйләренә кайтарачаклар
– Бүген чит илдә (ә бу якынча өч мең кеше) булган Башкортстан кешеләрен чартер рейслары белән өйләренә кайтарачаклар.
Сәяхәт итәргә һәм чит ил командировкаларын яратучыларга җәйгә кадәр генә булса да сәфәргә чыгуны туктатып торырга киңәш итәләр. Төркия, Грузия, Австрия кебек күп кенә популяр илләр үз чикләрен япты, башка дәүләтләрдән самолетлар кабул итми. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың Транспорт һәм юл төзелеше буенча дәүләт комитетына үз рейсларын гамәлдән чыгарган пассажирлар ташучы авиакомпанияләр белән билетлар өчен акчаны кире кайтару мәсьәләсе буенча консультацияләр үткәрергә кушты.
Коронавирус инфекциясе очраклары ачыкланган Кытай, Көньяк Корея, Италия, Иран, Франция, Германия, Испания һәм башка илләрдән килгән яки кайткан кешеләр исә ике атна дәвамында өйләрендә карантинда утырырга тиеш.
Битлекләр үзебездә җитештерелә
Республика битлекләргә кытлык белән очрашканнан соң, властьлар «Агыйдел» предприятиесендә аларны үзебездә җитештерә башларга карар итте. Анда әлегә көненә 3000 данә күптапкыр кулланыла торган битлек җитештерелә. Алар даруханәләргә озатыла.
Шулай ук берничә ай эчендә Уфада йогышлы авырулар дәваханәсенең яңа корпусын (Запотоцкий урамында) төзергә, үпкәләргә ясалма вентиляция эшләү аппаратлары һәм вируска каршы дарулар сатып алырга планлаштыралар. Шул ук вакытта сатучыларның бәяләрне арттырмавы да ныклы контрольдә тотылачак.
Имеш-мимешләргә ышанмагыз!
Имеш-мимешләргә ышанмагыз! Юләрләр әкиятләр һәм куркыныч хәбәрләр уйлап чыгарырга, аларны социаль челтәрләр аша җибәрергә өлгерде дә инде. Теләсә кайсы гадәттән тыш хәл вакытында да шулай була – я йөзләрчә мең зыян күрүчеләр, я һәлакәтнең коточкыч зурлыгы, я продуктларга дефицит турында уйдырма хәбәр тараталар. Аларга гаделлек кирәкми, алар бары тик паника чәчәргә тели.
– Миңа ышануыгызны һәм гайбәтләргә колак салмавыгызны үтенәм. Бөтен мәгълүмат та миндә бар, һәм мин аны җәмгыятькә оператив рәвештә җиткереп торачакмын, – дип хәбәр итте Радий Хәбиров.
Дөрес мәгълүмат бирү өчен, Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы һәр көнне 20.00 сәгатьтә брифинглар үткәрә, аларда агымдагы хәл турында бәян итә. Турыдан-туры трансляцияне республика Хөкүмәтенең youtube-каналында карарга мөмкин (туры сылтама pravitelstvorb.ru сайтында бар). Рәсәй Хөкүмәтенең коронавируска каршы көрәш буенча рәсми сайты стопкоронавирус.рф.
Читайте нас: