Аңа 71 яшь иде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте. Хушлашыу урыны һәм вакыты әлегә билгесез.
Роберт Мөгалим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районында туган.
1966–1968 елларда Илеш районы гәзитендә әдәби хезмәткәр булып эшләгән. 1973 елда Казан дәүләт университетын тамамлаган. 1973–1977 елларда – «Яшь ленинчы» гәзите хәбәрчесе. 1977–1983 елларда – «Казан утлары» редакциясендә бүлек мөхәррире, соңрак җаваплы секретарь, 1983–1986 елларда — Татарстан телевидениесенең баш мөхәррире. 1986–1995 елларда – «Яшь ленинчы» гәзитенең баш мөхәррире (1990 елдан – «Сабантуй»). 1995–2014 еллдарда – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
Татар, рус һәм башкорт телләрендәге 40ка якын китап авторы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.