Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
27 март 2020, 16:37

Чынбарлык куркыныч, саклык чаралары күрү мөһим

Үткән сишәмбе, 24 мартта, республика Башлыгы күпләр ишетергә курыккан яңалыкны хәбәр итте – Башкортстанда Covid19 инфекциясе йоктырган өч кеше: чит илдә ял итеп кайткан, Дүртөйледә яшәүче ике хатын-кыз һәм, ачыклануынча, коронавирус йоктыруын яшерергә маташкан ир-ат барлыгы турында хәбәр итте. Әлеге вакытта алар Уфа шәһәренең йогышлы авырулар дәваханәсендә махсус боксларга урнаштырылган.

– Барысы да карантинга озатылды, аларның кемнәр белән аралашуы билгеләнгән регламентлар нигезендә эшкәртелә, без аларны диагнозны раслаганчы ук гамәлгә керткән идек, – дип язган Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә. – Бу очрак чынбарлыкның куркыныч булуы турында сөйли. Чит илләрдән кайтканнар карантинга чыгарга тиеш, аны бозу закон буенча эзәрлекләнә. Бездә ресурслар, процессларга идарә итә белү дә бар. Инструкцияләрне үтәгез һәм барысы да аз сөземтәләр белән тамамланыр.
Коронавируска кагылган күп кенә имеш-мимешләр барлыкка килә. Шуларның берсе, янәсе, үпкәләрне ясалма вентиляция аппаратларының җитәрлек булмавы турында. Республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин брифингта әлеге мәгълүматны кире какты – төбәк дәваханәләрендә 700гә якын җиһаз, шулай ук портатив аппаратлар, наркоз бирү-сулыш алу аппаратлары да бар. Максим Забелин сүзләренә караганда, бу җитәрлек. Башкортстан Хөкүмәте карары буенча шулай ук республиканың резерв фондыннан өстәмә акча бүлеп бирелгән һәм 20 аппарат сатып алыначак. Моннан тыш, РФ Хөкүмәте карары белән ил субъектлары өчен 5 мең аппарат сатып алуга акча бүлеп бирелгән.
Кулга акча алу белән бәйле ихтимал кыенлыклар турында мәгълүмат та халыкта борчылу тудырды. Эш шунда ки, Рәсәй Банкы кредит оешмаларына коронавируска каршы тору өчен кайбер кисәтү чаралары күрергә тәкъдим итте. Шуларның берсе акча бирүгә кагыла. Әмма сүз ябык цикл терминаллары турында гына бара, аларда бер клиенттан акча кабул итү һәм аларны банкта эшкәртмичә башка кешегә бирү гамәлгә ашырыла.
Башкортстанның Милли банкында «Башинформ» агентлыгына аңлатуларынча, банкоматлар гадәттәгечә эшләвен дәвам итәчәк, бары тик рециркуляция режимын гына өзәргә тәкъдим ителде: акча кабул ителәчәк һәм инкассациягә җибәреләчәк. Бу тәкъдимнәр башка терминалларга кагылмый. Шул ук вакытта «Гознак»та банкнот кәгазендә вируслар һәм бактерияләр үрчүне акрынайта торган биоцид үзлекләре булган махсус өстәмәләр кулланыла, дип тынычландырганнар.
Шул ук вакытта Рәсәй Премьер-министры Михаил Мишустин коронавирус буенча карантинны бозган өчен җаваплылыкны катгыйлатырга кушты. Фаразланган штрафлар күләме әлегә билгеле түгел. Элегрәк пациентлар башка кешеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген куркыныч астына куеп, дәваханәләрдән качкан очраклар булган. 31 мартта Дәүләт думасы тиешле төзәтмәләрне беренче укуда кабул итү ихтималлыгы көтелә.
Башка илләрдә карантинны бозучылар белән көрәш буенча чаралар каралган, Кытайда иң катгый чараларның берсе – кеше үз диагнозы турында белә торып җәмәгать урыннарына йөрүен дәвам итсә, аны үлем җәзасы көтә. Башка дәүләтләрдә штраф салына. Моннан тыш, Чехиядә изоляция режимын үтәмәгән өчен 100 мең евро күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Грузиядә яшәүчеләр иң аз зыян күрәчәк – алар янәдән карантинга озатылачак.
Читайте нас: