Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
26 март 2020, 13:55

Азык-төлек запасы ярты елга җитәрлек

Коронавирус сәбәпле, паникага бирелү аркасында, күпләр запаска азык-төлек сатып алырга ашыга.

Интернетта карабодай һәм бәдрәф кәгазе куела торган киштәләрнең бушавы җәһәтеннән темалар пәйда булды. Республикадагы азык-төлек складлары, шулай ук сәүдә челтәрләре буенча «Продразведка» дип аталган матбугат тикшерүе үткәргән журналистлар борчылырлык сәбәпләр булмавына инанды. Чараны республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырды.
«Бәйрәм» челтәре идарәчесе Павел Антипин билгеләп үтүенчә, соңгы атнада карабодай, макарон ризыклары, тоз, бәдрәф кәгазен сату күләме якынча ике тапкырга артты, тик паникага бирелергә кирәкми дип билгеләде.
– Безнең складларда якынча 4–5 атнага җитәрлек запас бар, республика буенча 100дән артык кибетне тәэмин итүче склад аша көн саен 300 тоннага якын продукция үтә, – дип ассызыклады ул. – Товарлар даими төяп озатыла, һәм без хәзер азык-төлекне төнлә дә китерәбез. Барлык продукция, шул исәптән социаль әһәмияттәгеләре дә, тулы күләмдә бар, бернинди проблема да юк, кибетләр барлык товарлар белән тәэмин ителгән. Шул ук карабодайны һәм макаронны зур күләмдә сатып алырга кирәкми, ул бит бозылачак һәм аны ташларга туры киләчәк.
Республика территориясендә коронавирус инфекциясен кисәтү һәм таралуга юл куймау буенча оператив штаб утырышында БР Сәүдә буенча дәүләт комитеты рәисе Алексей Гусев азык-төлеккә бәяләренең тикшерелеп торуы турында хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, сәүдә челтәрләрендә консервланган продукциягә, казылыкка, гигиена чараларына бәяләр тәүлегенә ике тапкыр тикшерелә.
– Киштәләрдә кайбер товарларның булмавы хезмәткәрләрнең продукцияне складтан кибеткә төнге сәгатьләрдә китерүе белән аңлатыла. Иртән киштәләр тагын тутырыла. Кибет складларындагы азык-төлек запасы якынча 34 көнлек, ә күмәртәләп сатучыларда ярты еллык запас бар, – дип билгеләде Алексей Гусев.
Республика медицина оешмаларының авыруларны кабул итүгә әзерлеге дә сораулар тудырмый: йогышлы чирлеләр өчен барлыгы 1 357 койка бар, шуларның 615е – Уфада һәм Стәрлетамакта ике дәваханәдә, 742се – үзәк район һәм шәһәр үзәк дәваханәләренең йогышлы авыруларны дәвалау бүлекләрендә. Уфаның 4нче йогышлы авырулар клиник дәваханәсе госпиталендә өстәмә рәвештә 300 койка, башкаланың 18нче дәваханәсендә ОРВИ белән авыручы пациентлар өчен 400 урынлык госпиталь һәм 10нчы дәваханәдә коронавируслы авырулар белән аралашканнар өчен 232 урынлык изолятор бар. 4нче йогышлы авырулар клиник дәваханәсенең функциясе вакытлыча Уфаның Дим районы дәваханәсенә тапшырылган. Коронавируска шикләнгән очракта, пациентлар өч этапта тикшерү узачак – бу хаталануларга юл куймаска мөмкинлек бирәчәк.
– Без республикада югары әзерлек режимын кертү турында карар кабул иттек, чит илләрдән кайткан кешеләрне контрольдә тотачакбыз, шуңа күрә табибларга йөкләнеш сизелерлек артачак, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров Уфаның 4нче йогышлы авырулар клиник дәваханәсенә баргач. – Мин авыруларны дәвалау белән турыдан-туры шөгыльләнүче медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләү билгеләргә куштым. Федераль хөкүмәт тә шундый карар кабул итте.
Төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгының «кызу линиясе»ндә: 8 (347) 286-58-27, 8 (347) 279-91-20 һәм Рәсәй кулланучылар күзәтчелегенең Бердәм консультация үзәгендә: 8-800-555-49-43 – консультация алырга мөмкин. Шулай ук көнүзәк мәгълүмат һәм кисәтү чаралары белән стопкоронавирус.рф сайты эшли.
Фото: «Башинформ» МА
Читайте нас: