Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
23 март 2020, 20:28

Уфада «Гарипов укулары» төбәкара форум үтәчәк

Уфада Башкортстан Республикасыннан һәм Рәсәйнең төрле төбәкләреннән килгән сәләтле балалар катнашлыгында «Гарипов укулары» төбәкара форум уткәрелә.

Уфада Башкортстан Республикасыннан һәм Рәсәйнең төрле төбәкләреннән килгән сәләтле балалар катнашлыгында «Гарипов укулары» төбәкара форум уткәрелә. Ул Рәми Гарипов исемендәге 1нче республика гимназия-интернаты тәкъдиме буенча булачак.
Башкортостан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгына форумны 27 ноябрьдә уздыру, һәм 2022 елга кадәр ноябрь аеның һәр дүртенче җомгасында традицион рәвештә оештыру буенча күрсәтмә бирелгән.
Төбәк Финанс министрлыгына, Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә финанс чыганакларын билгеләргә кушылган.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстанның халык шагыйре Рәми Гариповның 90 еллыгын билгеләү турындагы указга кул куйды. Шул хактагы боерык республиканың хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.
Фото: Nslt.ru
Читайте нас: