Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
22 март 2020, 17:30

Башкортстан язгы ташуга әзерләнә. Нәрсә көтәргә?

Быел республика зур суга әзерләнә. Синоптикларның исәпләүләренә караганда, быел кыш бик карлы һәм шул ук вакытта аномаль җылы булды.

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау буенча Башкортстан идарәсе башлыгы Вилора Горохольская белдерүенчә, быел елгаларның боздан ачылуы март ахырында көтелә, бу гадәттәгедән 8–13 көнгә иртәрәк. Быел елгаларда су күләме нормадан югарырак, шуңа да су басу куркынычы 250дән артык торак пунктка яный. Аларда 84 меңгә якын кеше яши.
19 торак пунктка, шул исәптән җидесе – Уфада һәм Уфа районында, зур су килү белән бәйле янгын сүндерү техникасы һәм ашыгыч ярдәм машинасы үтә алмаячак. Гомум алганда, бу авылларда 2,5 меңгә якын кеше яши. Аларга алдан ук азык-төлек, дарулар запасын булдырырга һәм табибларның ашыгыч ярдәме кирәк булу ихтималы бар икән, алдан ук күченү хәстәрен күрергә киңәш итәләр.
Республиканың баш коткаручысы Марат Латыйпов белдерүенчә, экстремаль ташкын очрагына штаб 500гә якын вакытлыча тору пункты әзерләгән, аларда йөз меңгә якын кеше зур су киткәнче сыена алачак. Аларны су, ризык һәм кирәкле медикаментлар белән тәэмин итәчәкләр.
Башгидромет язгы ташу буенча төгәл фаразны мартның өченче декадасында формалаштырачак. Бернинди үләт базлары, химикатлар салынган складлар, чүплекләр, күперләр, төбәк һәм федераль трассалар, тимер юллар, хәвеф тудыручы объектлар, хуҗасыз гидротехник корылмалар, җир асты чыганакларыннан су алу урыннары су басу зонасына эләкми.
Быелдан су дәрәҗәсен онлайн режимда күзәтергә мөмкин. Республика елгалардагы гидропостлардан барлык мәгълүмат килүче махсус сервисны эшкә кушты. Системага һәркем керә ала, моның өчен республика Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының gkchs.bashkortostan.ru сайтындагы «Гидрологик хәвефләрне мониторинглау системасы» бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Сез яшәгән йортның су ташу зонасына эләгү куркынычы бар икән:
– Язгы ташу һәм ташкын белән бәйле теләсә нинди сораулар буенча 112 телефоны аша республика коткару хезмәтенә мөрәҗәгать итә аласыз. Барлык телефоннардан шалтырату бушлай.
– Барлык зур һәм кыйммәтле әйберләрне чарлакка күчерегез, ә җиһаз һәм йорт кирәк-яракларын идәннән бер метрга күтәрегез.
– Йорт хайваннарын хәвеф янамаган зонага күчерегез. Берничә ел элек Белорет районында кинәт күтәрелгән су кош-кортны, вак терлекне агызып алып китте, ә мөгезле эре терлек шул урында тончыгып һәлак булды.
– Баздан азык-төлекне, ихаталардан кар суы алып китәрдәй бөтен әйберне алып куегыз.
– Көймәне яисә салны, түбәгә яисә чарлакка менү өчен баскычны алдан әзерләп куегыз.
– Беренче чиратта кирәкле предметлар белән «ашыгыч чемодан» әзерләгез. Анда пакетларга төрелгән өч көнлек азык-төлек, җылы әйберләр, гигиена чаралары, документлар, аптечка, шәмнәр, батарейкалар запасы салынган фонарь булырга тиеш.
– Су кинәт күтәрелүен күрәсез икән, электр, газ, суны, җылылык мичләрендә утны сүндерегез, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз, күршеләрне кисәтегез, балаларга, картларга, авыруларга һәм инвалидларга ярдәм итегез. Түбәгә яки чарлакка менегез, анда эвакуацияләүне көтегез. Үзең белән иң кирәкле әйберләрне генә алырга кирәк. Коткаручылар зыян күрүчеләрне тизрәк таба алсын өчен, көндез югары урынга ак яки төсле тукыма элеп куярга, ә караңгы вакытта яктылык сигналлары бирергә кирәк.
– Кемнеңдер батып баруын күрәсез икән, аның артыннан йөзеп килегез, йөзен өскә борып, якасыннан, башыннан, җилкәсеннән яки култык асларыннан эләктерегез. Батучы белән кырыйда яисә аркада, аяклар һәм буш кул ярдәмендә йөзәргә кирәк. Батучы кешегә көймәдә агымга каршы юл белән киләләр, ә аны көймәнең арткы өлешеннән күтәреп алу хәерлерәк. Әгәр суда берничә кеше булса, беренче чиратта балаларны һәм кичекмәстән ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне күтәреп алалар, калганнарына йөзү чаралары бирелә. Зыян күрүчеләргә коры кием кидерергә, җылыга төрергә һәм тынычландыргыч чара бирергә кирәк.
– Әгәр зур суга автомобильдә юлыксагыз, борылып, тизрәк кирегә китү ягын карагыз. Су баскан юлда хәрәкәт итү куркыныч, сезне агым белән алып китергә мөмкин. Әгәр сез су басу зонасында калсагыз, ә машинагыз ватылса, аны ташлап, ярдәм чакырыгыз.
Әйткәндәй
Дөресе ничек – су ташумы әллә ташкынмы?
Чынлыкта бу бер түгел, ә ике төрле күренеш. Ел саен якынча бер үк вакытта кар эри һәм елгаларда су арта. Бу – ташу. Көннәр җылыну вакытында кар эреде яисә көчле яңгыр яуды, су тиз күтәрелде икән – бу ташкын. Ягъни ул алдан фаразланмаган һәм озакка сузылмый торган каза: бер-ике сәгатьтән алып берничә тәүлеккә кадәр булырга мөмкин.
Сорау-җавап
«Су дәрәҗәсе сантиметрлары» каян санала?
Барыбызның да «су дәрәҗәсе шулкадәр» дигәнне ишеткәнебез бар. Сүз гидропост урынында яки елганың иң тирән урынында елганың тирәнлеге турында барадыр кебек тоелырга мөмкин. Асылда исә, санау «Балтыйк биеклеге системасы» буенча – илдә бердәм ноктадан – Петербургтагы Кронштадт футштогының нуленнән алып барыла. Ягъни яңалыкларда «су биш метр билгесенә җитте» дигәндә, бу Агыйдел төбенә карата түгел, ә футштокның нуленә карата әйтелә.
Шунысы кызык, су дәрәҗәсе тискәре булырга да мөмкин. Ягъни, «минус ун сантиметр», диләр икән, бу су җир астына киткән дигәнне белдерми.
Читайте нас: