Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
21 март 2020, 15:15

Җыелган акча стела төзүгә тотылачак

Район Мәдәният сараенда һава-десант гаскәрләре ветераннары хөрмәтенә концерт үтте

Район Мәдәният сараенда һава-десант гаскәрләре ветераннарына багышланган «Бездән башка беркем дә...» дип аталган хәйрия концерты булды.
Концерт башланыр алдыннан район Мәдәният сарае фойесында хәзерге заман сугыш кораллары күргәзмәсе оештырылды, ул балаларда зур кызыксыну уятты. Алар төрле сораулар бирделәр, коралларны тотып карадылар. Малайларны бигрәк тә Бөек Ватан сугышы чорындагы кораллар кызыксындырды, аларны тотып фотога төшәргә ашыктылар. Беренче катта егетләр өчен контракт буенча хәрби хезмәткә агитация эшләре үткәрелде, анда малайларга контракт хезмәтенең өстенлекләре турында сөйләделәр һәм Рәсәйнең хәрби частьлары турында брошюралар күрсәттеләр.
– Бүгенге хәйрия концерты һәм кораллар күргәзмәсе халыкта, бигрәк тә балаларда зур кызыксыну уятты. Чөнки күргәзмәдә хәзерге заман кораллары гына түгел, Бөек Ватан сугышында кулланылган кораллар да бар, – дип сөйләде Әфганстандагы сугыш хәрәкәте ветераны Радик Карачурин. – Ә хәйрия концертыннан җыелган акча һава-десант гаскәрләре ветераннары хөрмәтенә истәлекле стела төзүгә тотылачак.
Радик Фәнил улы сүзләренә караганда, истәлекле стеланың планы әзер инде. Язын булачак һәйкәлгә нигез салу планлаштырыла. Стеланы ачу тантанасы якынча июль башларында булачак.
Ә Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләр ветераны Тимур Юлгилдин, Чишмә район Мәдәният сарае хезмәткәрләре һәм башка чакырылган хезмәткәләр катнашлыгындагы хәйрия концертында зал шыгрым тулы иде.
Читайте нас: