Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
20 март 2020, 19:29

Коронавирус һәм аны кисәтү чаралары

Коронавирус күп кенә илләрдә яшәүчеләрнең бер җайга салынган гадәти тормыш рәвешенә үз төзәтмәләрен кертә.

Кызганычка каршы, Рәсәй дә читтә калмый – авыруның яңа очраклары турында әледән-әле мәгълүматлар ишетелеп тора. Республикага килгәндә исә, 17 мартка алынган мәгълүматлар буенча, COVID-19 вирусы белән стационарга 41 кеше салынган, шуларның алтысы – балалар. Барысының да хәле тотрыклы, алар Рәсәйнең һәм чит илләрнең әйдәп баручы белгечләренең киңәшләрен истә тотып дәвалана. Республикада бу датага чир расланган очраклар булмады.
Мәктәп укучыларының тормышы да үзгәрде, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы гомуми белем бирү оешмаларында өстәмә профилактик чаралар үткәрергә, укучыларның һәм хезмәткәрләрнең температурасын үлчәргә тәкъдим итте. Тагын бер таләп – биналарны дезинфекцияләү, медицина битлекләрен куллану, кулларны бик еш сабын белән юу яки тире антисептиклары белән эшкәртү. Ә 23 марттан мәктәп укучылары язгы каникулларга китәчәк, аннан соң өйдә торып укуга күчәчәк. Киңкүләм мәгълүмат чараларында Ата-аналар комитеты 14 яшькә кадәрге балаларны карау өчен аларга больничный листлар бирергә тәкъдим итә, дигән мәгълүмат та пәйда булды.
Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшырырга ниятләгән унберенче сыйныф укучыларының планнары да бозылды – сынау вакытын күчерделәр, аларга йомгаклау аттестациясен 25 майда башланачак төп имтиханнарда тапшырырга туры киләчәк.
18 мартта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстан Республикасы территориясендә яңа коронавирус инфекциясе (2019-nCoV) таралуга юл куймау өчен «Чиктән тыш әзерлек» режимы кертү турындагы» Указга кул куйды. Пунктларның берсе – 250дән артык кеше яки чит ил дәүләтләре вәкилләре катнашкан чараларны тыю яки соңрак вакытка күчерү. Республика халкына Рәсәйдән читкә һәм коронавирус буенча эпидемия булган төбәкләргә, төрле чараларга һәм кешеләр күпләп җыелган урыннарга барудан тыелырга кирәк.
Коронавирус авыруы теркәлгән чит илләрдән кайтучыларга килгәндә, аларга кайсы чит илдә һәм кайсы вакытта булулары турында кичекмәстән хәбәр итәргә һәм 8 (347) 286-58-27 телефоны буенча үз контактларын бирергә киңәш ителә. Ә йогышлы авыру билгеләре барлыкка килгәндә (тән температурасы, ютәл һ. б.) – кичекмәстән өйгә килеп медицина ярдәме күрсәтүне сорарга кирәк. Кытай, Көньяк Корея, Италия, Иран, Франция, Германия, Испаниядә һәм башка илләрдә булган кешеләр Рәсәйгә әйләнеп кайтканнан соң 14 көн буена беркая чыкмыйча өйдә торырга тиеш.
Җыелышлар, киңәшмәләр һәм башка чаралар үткәрүнең дистанцион алымнарын гамәлгә кертүгә өстенлек бирергә кирәк. Йогышлы авыру билгеләре булган хезмәткәрләр эш урынына килергә тиеш түгел. Кешеләр күпләп җыела торган урыннарда эшләүчеләргә, шулай ук тимер юл, автомобиль һәм башка төр транспортта халыкны йөртү белән шөгыльләнүчеләргә көн саен дезинфекция үткәрергә киңәш ителә.
Документка ярашлы, БР Сәламәтлек саклау министрлыгы йогышлы чир билгеләре булган авыруларны кабул итүгә һәм медицина ярдәме күрсәтүгә, биологик материалны сайлап алып коронавирус чиренә тикшерү өчен җибәрүгә юнәлтелгән медицина оешмалары эшчәнлеген координацияләүне тәэмин итәргә тиеш. Шулай ук коронавирус билгеләре булган кешеләрне махсус шартларда изоляцияләү һәм госпитальгә урнаштыру өчен стационарлар әзерләү зарур. Дару препаратларын, медицина җиһазларын, кирәк-яракларны, дезинфекция һәм шәхси саклану чараларын ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм күрсәтү өчен кирәкле күләмдә сатып алуны тәэмин итү мөһим.
– Йогышлы авыруларны дәвалау үзәге төзү зур әһәмияткә ия, монда иң стандарт булмаган карар кабул итәргә кирәк, без төзелеш комплексына ярдәм итәргә әзер. Ул берничә ай эчендә төзелеп бетәргә тиеш, – диде республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров.
Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы шулай ук дөрес мәгълүматлар белән брифинг үткәрү турында карар кабул итте. Көнүзәк мәгълүматны ил Хөкүмәте башлап җибәргән стопкоронавирус.рф сайтында табарга мөмкин. Биредә шулай ук COVID-19ны кисәтү алымнары, туристлар өчен киңәшләр, коронавирус билгеләре турында мәгълүмат бар. Ил халкы өчен махсус «кайнар линия» дә эшли башлады – 8-800-2000-112.
Радий Хәбиров «Башинформ» агентлыгы соравына җавап биреп, хакимият коронавирус таралуга бәйле вәзгыятьнең җитдилеген яхшы аңлый, дип билгеләп үтте.
– Без паникага бирелмибез һәм кирәкле барлык чараларны күрдек. Хәлләр начарланса, тагын да катгыйрак чаралар күреләчәк. Әлегә без башкарган барлык эшләр гамәлдәге хәвефкә җавап бирә. Тик бу без кул кушырып утырачакбыз дигән сүз түгел. Әлбәттә, икътисади тормышыбызны туктатмыйбыз. Вирус һәм курку килә дә китә. Эшләргә, хезмәт хакын түләргә, барлык социаль мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк, тукталып калмаячакбыз, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Фото: «Башинформ» МА
Читайте нас: