Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
19 март 2020, 14:21

Ана капиталын алу гадиләштереләчәк

Ана капиталына сертификат алу Рәсәйдә автоматик рәвештә бирелә торган беренче социаль дәүләт хезмәте булачак.

Бу хакта Рәсәйнең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы сайтында хәбәр ителә.
Чара 15 апрельдә үз көченә керәчәк. Пенсия фонды барлык кирәкле мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә, ведомствоара хезмәттәшлек ярдәмендә алачак. Бу «ана акчаларын» алуны мөмкин кадәр гадиләштерергә мөмкинлек бирәчәк.
Илнең яңа гражданины дөньяга килгәч, Пенсия фондына Гражданлык хәле актларын теркәүнең бердәм реестрыннан мәгълүматлар киләчәк, аларда бала һәм аның ата-анасы турында кирәкле барлык мәгълүматлар тупланган. Сертификат бирүгә комачаулаучы чикләүләр булмаган очракта, документ рәсмиләштереләчәк һәм мәгълүмат аның хуҗасына җибәреләчәк.
Моны gosuslugi.ru порталы аша күзәтеп бару уңайлырак – сертификат тапшыру турындагы күңелле яңалык шәхси кабинетка, шулай ук сайтта теркәлгәндә телефон номерына киләчәк.
– Әгәр Гражданлык хәле актларының бердәм реестрында бала туу турында мәгълүмат булмаса, дәүләт хезмәтләре порталы аша яки Пенсия фонды, Күп функцияле үзәк бүлекчәләренә барып гариза бирү мөмкинлеге бар. Һәм бу очракларда документны рәсмиләштерү вакыты 15тән 5 көнгә кадәр кыскартылачак, ә Пенсия фондының Бердәм бәйләнеш үзәге хезмәткәрләре аның әзерлеге турында хәбәр итәчәк, – дип ассызыкладылар Рәсәйнең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап беренче баласы туган гаиләләр 466 617 сум күләмендә ана капиталын алала. Икенче сабый туган очракта, ана капиталы 150 мең сумга артачак һәм 616 617 сум тәшкил итәчәк. Ана капиталы программасы 2026 ел ахырына кадәр гамәлдә булачак.
Экспертлар 2020 елда туучылар санын фаразлауны исәпкә алып, 1 миллион 100 мең кеше ана капиталы алачак, дип исәпли – алар өчен федераль бюджеттан якынча 122 миллиард сум акча бүлү планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, ана капиталы физик затлар кеременә салымнан азат ителә. Хәзер аны яңа юнәлеш буенча – бакча участогында торак төзү өчен кулланырга мөмкин булачак. Элегрәк ана капиталын файдалануның тагын бер варианты – акчаны ай саен бүлеп бирү, аны үз теләгең белән тотыну мөмкинлеге кертелгән иде. Үткән елда республика районнары һәм шәһәрләренең Пенсия фонды идарәлекләре тарафыннан ай саен акча алу өчен 1288 гариза кабул ителгән.
Фото: «Башинформ»
Читайте нас: