Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
18 март 2020, 14:13

Саранскидан – җиңү белән

2020 елның февраль ахырында Саранскида Н. П. Огарев исемендәге мордва милли тикшеренү университетында мордва (мокша, эрзя) теле һәм мордва әдәбияты буенча XXII Төбәкара укучылар олимпиадасы үтте, анда Енгалыш мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Ксения Степанова катнашты.

Елена Яковлева, Енгалыш мәктәбенең мордва теле һәм әдәбияты укытучысы
Олимпиада ике этапта үтте. Беренче көнне укучылар мордва (эрзя) теле буенча биремнәр өстендә эшләделәр, ә икенче көнне мордва әдәбияты дөньясына чумдылар. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Ксения Степановага мордва (эрзя) теле буенча җиңүче дипломы, мордва әдәбияты буенча II дәрәҗә призер дипломы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Укытучылар өчен мордва (мокша, эрзя) теленең «Мордва халкының телен һәм әдәбиятын укытуның заманча белем технологияләре» темасына төбәкара фәнни-гамәли семинар оештырылды, аның барышында укытучылар тәҗрибә уртаклаштылар. Мордва теле укытучысы Елена Яковлевага мордва (эрзя) халкының милли-мәдәни гореф-гадәтләрен саклауга һәм яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә зур өлеш керткәне өчен Мордовия Республикасы Мәгариф министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Бу мәкаләне танылган мордва шагыйрәсе, язучы, җырчы Серафима Люлякина сүзләре белән тәмамлыйсым килә: «Без, эрзялар өчен – ана телебез ак каен, чылтырап аккан чишмә тавышы һәм үзенең сайравы белән таң калдырган сандугач моңы кебек матур».
Читайте нас: