Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
17 март 2020, 20:52

Гражданнар салым ташламаларына хокуклары турында вакытында хәбәр итәргә тиешләр

Салым органнары салым ташламасына хокукы булган һәм бу турыда әлегә кадәр хәбәр итмәгән гражданнарга 2020 елның 1 июненә кадәр салым органнарына тиешле гариза җибәрергә тәкъдим итә.

Бу турыда элек гариза һәм ташламага хокукны раслаучы документлар биргән салым ташламаларыннан файдаланучы гражданнарга салым органына кабаттан гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
Салым ташламасына хокукы булган салым түләүчегә билгеләнгән форма буенча салым ташламасын бирү турында гариза белән теләсә нинди уңайлы ысул белән мөрәҗәгать итәргә (форма Рәсәй Федераль Салым хезмәтенең 2017 елның 14 ноябрендәге №ММВ-7-21/897@ боерыгы белән расланган): шәхсән теләсә кайсы салым органына яки Күп функцияле үзәк офисына, почта аша яисә электрон рәвештә Рәсәй Федераль Салым хезмәте сайтында Шәхси кабинет (https://lkfl.nalog.ru/lk/) яисә «Налоги ФЛ» мобиль кушымта аша җибәрергә кирәк. Салым түләүче гаризага ташламага хокукын раслаучы документларны теркәргә тиеш.
Милеккә салым буенча салым ташламалары Рәсәй Федерациясе Салым кодексы, шулай ук транспорт салымы буенча – Башкортстан Республикасының 2002 елның 27 ноябрендәге 365-з санлы законы белән, физик затлар милегенә салым һәм җир салымы буенча – муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнары карарлары белән билгеләнгән.
Барлык төрдәге милек салымнары буенча салым ташламалары (салым аермасы) исемлеге белән Рәсәй Федераль салым хезмәтенең «Милек салымнары буенча ставкалар һәм ташламалар турында белешмәи мәгълүмат» интернет-сервис (www.nalog.ru) ярдәмендә танышырга мөмкин.
2019 ел өчен физик затларның милек салымын түләү срогы – 2020 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча.
Читайте нас: