Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
17 март 2020, 21:43

Буш шешә

«... кешеләр үзләренә золым итәрләр», Йунус сүрәсеТузып баручы авыл өйләренә җанга рәхәтлек бирүче җылылык хас. Шактый еллар шәһәрдә яшәүче ир әлеге җылылыкны бик тансыклаган иде. Шул җылылыкны тоеп, тире җыясын онытып диярлек рәхәтлеккә изрәп утырганда аның күзе диварга эленгән ак яулыклы әби фотосурәтенә төште. Балалары ясаткандыр инде. Хәзер менә шушы әби өендә буш аракы шешәсе аунап ятканын күрсә ни әйтер иде икән?

«... кешеләр үзләренә золым итәрләр»,
Йунус сүрәсе
Идәнгә килеп төшкән буш шешә сайгак буйлап дыңгыр-дыңгыр читкә тәгәрәде. Тормыш сукмагыннан нәрсәдәндер качып котылырга теләгәндәй күңелен бушлык сарган адәм йөгердемени...
Шешәгә текәлгән исерек Хатын үз алдына сәер сөйләнүен дәвам итте:
– Бик күп әләмнәрне яраткан кебек, миңа да җан биргәнеңне исеңә төшер! Ха! Көтеп утыр, ишетер... Барыбер Сиңа әйтәм: «Язмышыңнан гарык!». Кеше үз язмышына үзе хуҗа дисеңме? Әкият! Нигә соң алайса, рәхәтләнеп яшәргә ашкынган кемнәрдер авариягә эләгә дә дөнья белән хушлаша! Шул ук вакытта дөньядан тәмам туйган икенчеләр ике – өч тапкыр асылынып та үлә алмый интегәләр? Нигә шулай? Чөнки язмышлары җибәрми. Шушы бер мәгьнәсез тормыштан ычкынырга ирек бирмисең! Синең уйлап чыгару сәләтеңнең иге-чиге юк анысы, исең китәр. Җир шарында ни кадәр кеше яшәсә – шул кадәр язмыш, ә! Әле кәефең булганда җүнлерәк язмыш язасыңдыр, ачуың чыкканда туганнарга килде-киттелене сырлый торгансыңдыр. Ха! Шулай булмаса без барыбыз да бәхетсез, йә бәхетле генә булыр идек. Язмыш язу Синең кулда. Килешәм, бу хокукны үзләштерергә берәүнең дә көче, батырлыгы җитмәячәк. Без бит Синең кулдагы мескеннәр. Тик нигә син шуны белә торып, кәефең юкта язган язмышларың турында онытасың? Нигә аларны күрмисең, ишетмисең? Син ташлаган бәндәләр белән җир тулды бит!
...Ишек шакыган тавыш Хатынны үз-үзенә сөйләнүеннән бүлде. Нинди авыл кешеләренә хас булмаган ишек шакып тору галәмәте бу? Болдырда басып торган әрсез Алыпсатар өйгә генә түгел, бөтен ишегалдына ишетерлек итеп кычкырды:
– Өйдәгеләрме?
Аннары соравына җавап көтеп тормый өйгә үтте. Идәндә аунап яткан шешә чит кеше аягына эләгеп, бу юлы бөтенләй башка тарафка тәгәрәде. Алыпсатар аны ялт кына эләктереп алды да өстәл астына бастырып куйды. Хатынның исерек хәлдә булуын әллә сизмәде, әллә игътибар итеп җиткермәде, йомышын әйтергә ашыкты:
– Тире җыям мин. Тирең юкмы? Бәясен аз түләмәм.
Хатын аны тыңлап торды да авыз чите белән генә көлеп куйды.
– Бар. Тире генә калды да инде.
Алыпсатарның күзләре ялтырап алды. Тычкан эләктерергә җыенган песи диярсең.
Тизрәк сорарга ашыкты:
– Ничәү соң? Берничә булса бигрәк тә әйбәт булыр иде...
– Берәү генә шул.
– Ярый, берәү дә җитә. Барыбер тик ята торгандыр әле. Әшәкеләнеп, бозылып бетмәсен. Алам дип торучы булганда сатарга кирәк. Күпме хак сорыйсың?
– Теләсәң, бушка да бирә алам. Чөнки минем өчен ул сукыр бер тиен дә тормый...
Алыпсатар җирәнү катыш кызгану хисе аша хатынга сынап карады. Шактый исерек кеше белән сөйләшүе башына барып җитте, ахры. Исереклегеннән файдаланып тиресен акча түләми генә алып чыгып китәргәме әллә? Барыбер берни аңларлык хәлдә түгел. Тик әрсез кеше булса да, Алыпсатарның мондый эшкә кулы тартмады.
– Бар нәрсәнең дә бәясе бар. Әнә теге, синең өчен бер кирәге калмаган буш шешәнең дә хакы билгеле, – дип куйды ул. Аннары авыр сулап алды да: вакытым болай да аз. Әле күрше авылны да урап кайтасы бар. Тиреңне сатсаң – сат, сатмасаң – китәм, – диде.
– Ха! Куркытты! Юлыңа ак җәймә. Сат имеш, мин үземнең тиремне-тәнемне бушка биреп тә котыла алмыйм!
Шунда гына ир хуҗабикә белән икесе ике нәрсә хакында сөйләшүләрен аңлап алды. Аның ачуы килеп китте. Артсыз урындыкны тартып китерде дә Хатын каршына утырды һәм тавышын шактый күтәреп кызу-кызу әйтеп ташлады:
– Син үзең нәрсә сөйләгәнеңне ишетәсеңме? Бу дәрәҗәгә төшәрлек эчәләр ди мени? Хатын-кыз аракыга бер ияләшсә, тиз генә котыла алмый. Болай бозылып китсәң алга таба нишләрсең, белмим, – өстәлдәге берничә касәне күрде дә шуларга ишарәләп сүзен дәвам итте, – әле бәйрәм итәргә иш тә тапкансың икән. Болай күңеллерәк инде ул.
Хатын авыз эченнән сөйләнде:
– Дус хатын киләм дигән иде, килмәде. Сөйләшеп утырырбыз дип чакырдым, чакырдым... Алла ташлаган бәндәне кемнең күрәсе килсен? Шуннан мин әйтәм, булмый бу болай. Мин кемнән ким? Килмәсен, кирәге дә юк. Бер ярты таптым да бушаттым, җиңеләеп киттем менә...
Исерек хатын сүзен тыңлап утырсаң, 10 тире дә җыя алмассың. Ашыгырга кирәк. Ир шулай уйлады да кинәт кенә урыныннан кузгалды. Аның җыенуын күргән Хатынның күзләре дымланды. Сазга батып барган кеше салам бөртеген күрсә дә шуңа тотынып чыгарга тырыша диләр бит. Ул дымлы күзләрен Алыпсатарга төбәп:
– Нигә китәсең? – дип сорады. Бу аның көтмәгәндә ялгызлыгын бүлгән адәмне кем икәнен дә белмичә җибәрергә теләмәве иде. Хатын күп уйлап тормыйча урыныннан торды, әмма чайкалып китеп кире утырганын сизми дә калды. Алыпсатар көлеп:
– Мине озатырга кирәкми, – дигән булды да кызу-кызу атлап чыгып китте.
Тик ерак китә алмады. Нигә китәсең? Нигә китәсең! Нигә китәсең... Әлеге сүзләр әле бала, әле еламсыраган Хатын тавышы булып яңгырады. Бәгыренә үткән сорау кабатлана түгелме соң? Моннан берничә ел элек булган хәл исенә төште. Аңа бичәсе белән аерылырга туры килде. Бала әнисе янында калды. Соңыннан аның дымлы күзләрен мөлдерәтеп, «Нигә китәсең?» дигән соравы бәгырен кисеп үтте дә хәтеренә гомерлеккә уелып калды. Их, китмәс иде! Бер генә минутка да баласыннан аерылмас иде! Әмма сабыйга әнисенең бүтәннеке икәнен, суд баланы әнкәсенә калдырырга хәл иткәнне ничек аңлатмак кирәк?
Тагын дымлы күзләр. Тагын шул ук сорау. Тагын китеп бара. Бу юлы аңа әллә нәрсә булды, аяклары атламас хәлгә килде. Гомерендә беренче тапкыр күргән исерек хатынны баласы белән чагыштырып тора түгелме соң? Болай уйлау үзе бер мәгънәсезлек бит! Ләкин сораудан ничек качарга? Каян көч табарга? Ул күңелендә туган икеләнү хисен җиңеп, кире өйгә таба атлады.
...Әйтерсең, «Нигә китәсең?» дигән сорау ике җан арасын күренмәс җепләр белән бәйләде, дөресрәге, ирне саламга «әйләндерде».
Алыпсатар кире өйгә кергәндә Хатын, эчми эчкәнгә күрәме, күңел болгануына түзә алмый газаплана иде. Озакламый бөтен ашаганын, эчкәнен тышка чыгарды. Ир аны җилтерәтеп диярлек, юынгыч янына алып килде. Теләге Хатынны аз гына булса да кеше рәтенә кертү иде. Салкын су белән кулларын, битен юды. Тегесе бөтенләй диярлек карышмады, чөнки шактый йончыган, хәлсезләнгән иде. Алыпсатар диванга илтеп салгач та йокыга китте.
Тузып баручы авыл өйләренә җанга рәхәтлек бирүче җылылык хас. Шактый еллар шәһәрдә яшәүче ир әлеге җылылыкны бик тансыклаган иде. Шул җылылыкны тоеп, тире җыясын онытып диярлек рәхәтлеккә изрәп утырганда аның күзе диварга эленгән ак яулыклы әби фотосурәтенә төште. Балалары ясаткандыр инде. Хәзер менә шушы әби өендә буш аракы шешәсе аунап ятканын күрсә ни әйтер иде икән? Хатынны Алласыз бәндә дип сүгәр иде, мөгаен. «Кыланмышларыңны берни белән дә аклап булмый. Бер сабырлыгыңны югалтсаң, гомер буе үкенерсең», – дияр иде... Әнә аның күңелендәге сабырлыгы фотосындагы күзләрендә дә күренә кебек.
...Берникадәр вакыттан соң, ирне уйларыннан бүлеп, Хатын йокысыннан уянды. Хәле бик шәптән булмаса да, шактый айнырга өлгергән. Таныш түгел ирне күргәч, фатир хуҗасының кардәшедер дип уйлады. Шушындый халәттә булуына кыенсынып кына гафу үтенде. Алыпсатар дөресен әйтеп биргәч, шикләнә калды. Бу кеше тикмәгә генә йөрмидер... Ул арада Алыпсатар аның кулына касә китереп тоттырды. Каты итеп ясалган суык чәй зиһенен ачып җибәргәндәй итте. Көпә-көндез кешедән куркып утыр инде, ә? Юкка шикләнә, юньсез адәмгә охшамаган бу. Алыпсатар Хатынның чәй эчеп бетергәнен көтте дә, йомшак тавыш белән үз итеп, соравын юллады:
– Ничек хәлең? Начармы?
Тавышында кайгыртучанлык ачык сизелде. Эчеп эчеп тә җанын юата алмаган кешегә мондый мөнәсәбәт җитә калды. Аңа каршында беренче тапкыр күргән түгел, ә бик тә якын кешесе утырган төсле тоелды. Шулай да ул моны сиздермәде.
– Алла ташлаган бәндәнең хәле тиз генә яхшырмас, өметләнмә дә.
Ир кабат чәй ясады. Бу юлы үзенә дә. Хатын аның шулай чит йортта үзен иркен тотуына төрттерергә уйлады:
– Син үз өеңдәге кебек...
Алыпсатар бераз елмайды да:
– Синең ясаганны көтсәң, көн үтәр. Әле миңа түгел, үзеңә дә ясап эчәр хәлең юк, – дип куйды.
Хатын аның җавабын әллә ишетте, әллә ишетмәде. Ул өстәл аягы янында басып торган буш шешәгә текәлеп тынып калган иде. Аның хәрәкәтсез күз карашында өметсезлеккә бирелгән җаны чагылгандай тоелды. Ирне сискәндерердәй сүзләр яңгырады:
– Буш шешә – мин инде ул.
Алыпсатар сүзсез калды. Хатынның исә күңеленә җыелган ачуы тышка ташыды.
– Дөньям бушлык эчендә. Анда ни дога, ни мәхәббәт, ни өмет юк. Алла ташламаса мин мондый хәлгә төшмәс идем. Бала табудан мәхрүм итәрлек булгач, ни өчен Ул мине хатын-кыз итеп яраткан?
Бу мизгелдә баласы була торып та баласызлык сагышын үз башыннан кичергән ир Хатын халәтен җаны белән тойды. Чарасызлыктан гаҗиз булган Хатынны юатырга теләп кочагына кысты. Ачуы сүрелгәнне сабыр гына көтеп алды һәм бераздан:
– Ничек болай килеп чыкты соң? – дип сорыйсы итте. Әле яңарак кына кыза-кыза язмышын каргаган, сүккән Хатынның башы аска иелде. Бөтенләй тынып калды, елаудан ук туктады. Алыпсатар: «Тинтәк баш! Кешенең авырткан урынына кагылдың бит! Сорамасаң, белмәсәң ни булган...» – дип үз-үзен битәрләргә керешкән иде инде. Хатын телгә килде:
– Бер ел чамасы элек авариягә эләктем. Кизү торучы табиб: «Соңарырга ярамый», – дип, операциягә ризалатты. Ашыккан ашка пешкән дип юкка гына әйтмиләр икән. Берникадәр вакыттан башкалары аның хатасын төзәтергә тырыштылар. Рәхмәт инде, аягыма бастырдылар, авырткан җирем дә юк хәзер. Дәваладылар, үзләре булдыра алганча дип әйтүем...
Ир нәрсә дияргә белмәстән, әле дивардагы ак яулыклы әбигә, әле идәндәге буш шешәгә, әле Хатынга карады. Ул:
– Бөтенләең белән Алласыз бәндәгә генә әйләнә күрмә. Югыйсә, сине берәү дә аклый алмас, – дип кенә әйтә алды.

Айзирәк Гәрәева,
«Тешле кояш» китабыннан
Читайте нас: