Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
16 март 2020, 18:45

Виртуоз баянчы олуг юбилеен билгели

Бүген Рәсәйнең атказанган, Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев ордены кавалеры, виртуоз баянчы Редик Фәсхетдинов 80 яшьлек олуг юбилеен билгели.

Бүген Рәсәйнең атказанган, Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев ордены кавалеры, виртуоз баянчы Редик Фәсхетдинов 80 яшьлек олуг юбилеен билгели.
Редик Әхмәт улы Фәсхетдинов 1940 елның 16 мартында Баймак районының Темәс авылында туган. Ул – 50 елдан артык гомерен сәнгатькә багышлаган күренекле баянчы. Бәхти Гайсин, Рамазан Янбәков, Радик Гәрәев, Илфак Смаков кебек күренекле сәнгать әһелләре, Флүрә Килдеярова, Нәзифә Кадыйрова, Азат Аетколов, Миңнеәхмәт Гайнетдинов, Рәшидә Туйсина, Рәис Вәгыйзов кебек башкорт эстрадасы йолдызлары белән бер сәхнәдә озак еллар чыгыш ясый, шулай ук тәүге «Дуслык» вокал-инструменталь төркем составында да эшли.
Башкортстан сәнгатенә фидакарь хезмәт иткән виртуоз баянчы әле дә сафта, туган якларына кайтып, якташлары белән очрашырга, аларга үзенең баян моңнарын бүләк итәргә дә вакыт таба. Аңа ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге телибез, баяныгызның моңнары тагын озак еллар тынмасын!
Чыганак: «Башкортостан» гәзите
Читайте нас: