Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
15 март 2020, 19:30

Әйдә биергә!

Башкортстанда үтәчәк фольклориада турында алты мөһим сорау

Җәен, 18 июльдән 1 августка кадәр, Башкортстанда аеруча күңелле булачак.
Алтынчы бөтендөнья фольклориадасында чыгыш ясау өчен безнең республикага 85 илдән өч мең артист киләчәк. Бу – аны уздыру тарихында делегацияләр саны буенча иң күләмле чара булачак. Чагыштыру өчен, «Евровидение»нең үткән елларында анда җәмгысы 52 ил катнашты.
Нәрсә ул Фольклориада, анда кемнәр килә һәм аңа ничек эләгергә? Түбәндә сүз шул хакта.
Бу нинди чара?
Фестиваль – фольклор иҗатының үзенчәлекле Олимпиадасы ул, аны дүрт елга бер тапкыр Халыкара фольклор һәм традицион сәнгать фестивальләре оешмалары Советы үткәрә. Ике атна дәвамында фестивальгә килүчеләр биюләрне, җырларны, музыка уен коралларында уйнауны, анда катнашучы халыкларның милли уеннарын һәм һөнәрләрен ишетә һәм күрә ала.
Беренче фольклорида 1996 елда Нидерландта узган һәм 51 илне берләштергән. Арытаба чара Япония, Венгрия, Көньяк Корея һәм Мексикада узды. 2008 елда Фольклориада башкаласы Кытай булырга тиеш иде, әмма бу чараны грипп эпидемиясе сәбәпле үткәрмәделәр. Рәсәй бер тапкыр да номинантлар арасында булмады, шуңа да аны үткәрү урыны итеп безнең республиканы сайлау – икеләтә мәртәбә.
– Фольклорга мода бөтен планетада чиктән тыш популярлаша бара. Традицион мәдәният глобальләштерү казанында эреп юкка чыккан дөньяда кеше гасырлардан килгән кыйммәтләргә тартыла. Бу – үзебезнең «мин»не саклап калуга юнәлтелгән ихтыяҗыбыз. Һәм мин, дөньяның барлык почмакларыннан үзебез кебек үк фикердәшләрне җәлеп итү урыны нәкъ Башкортстан булачагы белән чиксез горурланам, – дип язды үз блогында республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Кайда карарга?
Бөтен республиканы шартлы рәвештә тугыз округка һәм Уфага бүлделәр, ә барлык катнашучыларны «командалар»га бүләчәкләр, аларның һәркайсы үз округларына барачак һәм анда бөтен район үзәкләрен йөреп чыгачак.
Концертларның якынча составы һәм графиклары билгеле инде. Сезнең районга нинди илләрдән кунаклар киләчәген һәм кайчан чыгыш ясаячакларын folkloriada2020.com рәсми сайтында «Округа» бүлегендә карарга мөмкин.
Фестиваль кысаларында концертлардан тыш күргәзмә-ярминкәләр, традицион уеннар, парадлар да узачак. Һәр ил үзенең декоратив-гамәли сәнгать осталары белән килә, алар үзләренең костюмнарын һәм музыкаль инструментларын тәкъдим итәчәк.
Концертларга ничек эләгергә?
Бернинди билетлар да сатып алырга кирәкми – алар булмаячак. Теләге булган һәркем килә ала. Бөтен чыгышлар да ачык мәйданчыкларда, ә һава торышы начар булган очракта – мәдәният сарайларында узачак.
Уфа Конгресс-холлы артындагы амфитеатр үзәк сәхнә булачак. Биредә Фольклориаданы ачу тантанасы һәм гала-концерт узачак.
Һәр илдән килгән иҗат коллективы төп сәхнә өчен биш минутлык программа, районда чыгыш ясау өчен ярты сәгатьлек концерт программасы һәм 15–30 секундлык бию элементы әзерли. Мәҗбүри шарт – тере аккомпанемент, фонограммалардан файдалану катгый тыела.
Кемнәр килә?
Кагыйдәләр буенча, һәр як бер генә коллектив тәкъдим итә ала. Әмма барлык илләр дә әлегә аларны билгеләп бетермәгән, исемлек даими рәвештә арта бара. Мәсәлән, Канададан «Tam Ti Delam» фольклор ансамбле килә, ул квебек фольклорына караган борынгы бию һәм музыканы саклау һәм популярлаштыру белән шөгыльләнә, Пуэрто Рикодан – «Гибаро де Пуэрто-Рико» менә 45 ел инде урындагы мәдәниятне һәм фольклорны бөтен дөнья буйлап тарата, ә Кот-д’ Ивуар Фил сөякләре утравы халык биюе коллективын тәкъдим итәчәк. Фестивальдә катнашучыларның тулы исемлеге folkloriada2020.com сайтында «Катнашучылар» бүлегендә урнаштырылачак.
Кабул итүче ил исә үзенең бөтен бай мәдәниятен күрсәтергә хокуклы, шуңа күрә без Идел буе, Кавказ, Урыс төньягы коллективларын күрсәтәчәкбез. Рәсәй Федерациясен тәкъдим итүне Пензадан «Вензеля» хореография ансамбленә ышанып тапшырдылар. Республикадан исә фестивальдә әйдәп баручы коллективлар – Фәйзи Гәскаров исемендәге халык биюе ансамбле, «Мирас» һәм башкалар чыгыш ясаячак.
Ә менә хедлайнер, ягъни махсус чакырылган төп кунак булмаячак. Килешү буенча, һәр ил тигез шартларда чыгыш ясаячак.
Чараның талисманы кем булыр?
Ә бу бездән тора! Шушы көннәрдә республика фольклориаданың иң яхшы символына конкурс игълан итте. Исегездә булса, Мәскәүдә үткән Олимпиада символы – аю, Сочида – леопард, куян һәм ак аю, футбол буенча дөнья чемпионаты символы – Забивака бүре иде. Башкортстан белән ассоциацияләнәчәк һәм дөньяның төрле почмакларыннан килгән күпсанлы кунакларның озак исендә калачак шундый ук үзенчәлекле геройны сез дә тәкъдим итә аласыз. Аннотация белән конкурс эшләре 31 мартка кадәр [email protected] электрон адресына кабул ителә. Җиңүчене рәсми рәвештә фестивальне ачу тантанасына чакырачаклар.
«Зур төзелешләр» көтәргәме?
Фольклориадага бәйле бернинди зур төзелешләр моңа кадәр дә булмады һәм булмаячак та. Оештыручы буларак, республика күбрәк фестивальне үткәрү урыннарын төзекләндерүне кайгырта.
Концертлар узачак районнарда мәйданчыклар һәм мәдәният йортлары ремонтлана. Мәсәлән, февраль ахырында фестиваль мәйданчыкларының берсе булачак Әскәр авылында 280 урынга исәпләнгән Мәдәният йорты ачылды. Реконструкция эшләре 38 миллион сумга төште.
Ә Уфада әлеге чарага ун ел элек ремонтка ябылган һәм озак еллар эшләнмәгән «Биюче торналар» фонтаны ачылачак. Кайчандыр ул меңләгән уфалының яраткан ял итү урыны иде.
Читайте нас: