Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
15 март 2020, 12:15

План буенча чисталык

Киләсе атнада республикада Чисталык көннәре башлана, алар даими рәвештә үткәреләчәк.

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров тиешле указга кул куйды.
Документка ярашлы, районнар һәм шәһәрләр хакимиятләренә аена кимендә ике тапкыр урамнарда чисталык булдыруны үткәрергә тәкъдим ителә.
Шул көннәрдә күз уңында тотылган эшләр исемлегендә – йорт аллары, урамнар, юллар, парклар һәм башка территорияләрне төзекләндерү һәм тазарту.
Җыештыруда төрле предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләрен җәлеп итү планлаштырыла.
Махсуслаштырылган хезмәтләр дә эшсез калмаячак – алар юл буйларындагы ауган, корыган һәм аварга торган агачларны кисәргә һәм ташырга, шулай ук торак пунктларда юл читләрендәге чүп-чарны җыеп алырга тиеш. Ел саен 1 апрельгә кадәр муниципалитетлар Чисталык көннәрен үткәрү планын кабул итәргә һәм аны Башкортстан Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына тапшырырга бурычлы.
Чисталык көннәре турындагы ният болай гына түгел, ә Учалы һәм Әлшәй районнары тәҗрибәсе буенча барлыкка килгән, республика җитәкчесе сүзләренә караганда, башта аларның тәҗрибәсен өйрәнгәннәр:
– Анда һәр предприятие үзенә беркетелгән территорияне җыештыру өчен бер сәгатькә кешеләр бүлә, – дип белдерде Хөкүмәттә узган киңәшмәдә Радий Хәбиров. – Мәсәлән, Учалы – бик чиста шәһәр. Шуңа күрә бу тәҗрибәне бөтен республикага таратырга булдык. Мин моңа зур игътибар бирәм.
Шуны өстәргә кирәк, Чишмә районында мондый «санитар көннәр» даими үткәрелә.
Республикада беренче Чисталык көннәре 18–20 мартта булачак. Әлеге вакытта кардан тазарту эшләре башланды, ә 16 марттан гадәттәгечә санитар җыештыру һәм биләмәләрне яшелләндерү буенча эшләр башкарылачак. Әмма элекке елларда үткәрелә торган шимбә өмәләре дә онытылмаячак.
Торак пунктлар эстетикасы елы барышында өч гомумреспублика өмәсен үткәрү планлаштырыла, аларның беренчесе 18 апрельдә булачак.
Киләсе тәртип урнаштыру чарасын 4 июльдә үткәрү ниятләнә. Көзге шимбә өмәсе 3 октябрьгә туры килә. Планда шулай ук ким дигәндә 16 Чисталык көнен үткәрү ниятләнә, алар барышында халык тырышлыгы белән шәһәрләр һәм авыллар урамнары үзгәрәчәк. Күп кеше катнашлыгындагы «Яшел Башкортстан» дип аталган гомумреспублика акциясе дә үткәреләчәк, аның барышында урамнарда агачлар утыртылачак. Шулай ук ел саен Искә алу һәм хөрмәтләү көне үткәрелә, ул 2 майга туры килә.
Исегезгә төшерәбез, төбәк Башлыгы Радий Хәбиров тиешле указга кул куйды. Документта зиратларга бару өчен бердәм көн «гаилә кыйммәтләренең традицион мәдәниятенә ярдәм итү, буыннар арасындагы элемтәне ныгыту максатында» булдырылды, диелә.
Читайте нас: