Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
13 март 2020, 19:30

Мөнәсәбәтләрнең алтын өчпочмагы

Өч көн, 5, 6 һәм 7 мартта, Чишмә районының ике мәктәбендә – Алкин-2 һәм Шөнгәккүл авылларында «Адым яса!» мәгариф интенсивы үтте.

7–11 сыйныф укучылары Шөнгәккүл мәктәбенең спорт залында җыелды, Дмитриевка мәктәбе укучылары, шулай ук укытучылар һәм ата-аналар да җыелган, барысы да диярлек футболкада һәм джинсы чалбарда иде. Күпләр бирегә ни өчен җыелганнарын аңлап та бетермичә башкаларга күз салдылар.
– Әлеге интенсивны гамәлгә ашыру идеясе Алкин-2 мәктәбе директоры Маргарита Батыршинаныкы, мин аны хупладым һәм Шөнгәккүл мәктәбендә оештырдым, – диде Чишмә районында «Гаилә» хезмәте җитәкчесе вазифасын башкаручы Эльвира Яковлева. – Безнең бурыч – мәктәпне социаль институт буларак күрсәтү, анда балалар, ата-аналар һәм укытучылар гаилә һәм җәмгыять мәнфәгатьләрен яраштырып яшәргә тиешләр.
Гадәттәгечә чараны ачу тантанасы Рәсәй һәм Башкортстан гимннары астында үтте. Аның көе генә яңгырады, ә балалар, ата-аналар һәм укытучылар гына түгел, чакырылган кунаклар да аны хор белән башкардылар.
– Башта Шөнгәккүлдә стандарт булмаган аралашу, тренинглар үткәрү идеясен бик теләмичә генә кабул итсәләр, арытаба ата-аналар һәм укытучылар сокланып бәя бирделәр, – дип үз фикере белән уртаклашты Эльвира Роберт кызы.
Аңа «Мин үз балама якынайдым», «Әйтелмичә калган сүзләр юкка чыкты, тренерлар без тикшерергә курыккан мәсьәләләргә кагылдылар. Барыгызга да рәхмәт!», «Без, укытучылар һәм балалар арасындагы киеренкелек югалды. Без бер-беребезгә якынайдык» кебек язулар килде.
Аның сүзләренә караганда, күп кеше катнашлыгындагы мондый чараны авыл мәктәпләрендә үткәрү юкка гына планлаштырылмаган, чөнки нәкъ авылларда мәктәп бала үзара мөнәсәбәтләрне дөрес корырга, яшьтәшләре белән аралашырга өйрәнә торган үзәк булып тора, һәм ул мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк булсын өчен, укытучылар һәм ата-аналар белән үзара аңлашуга ирешергә кирәк.
Укытучыларга стрессны ничек җиңәргә кирәклеге турында киңәш бирделәр.
Мондый мәгариф интенсивы – районда гына түгел, республикада да яңа күренеш. Оештыручылар әлеге чара традициягә әйләнер һәм районның барлык авылларында да үткәрелер дигәнгә ышаныч белдерделәр.
Балалар һәм өлкәннәр интенсивның беренче һәм икенче көннәрендә командаларда эшләргә өйрәнделәр, Уфа тренерлары һәм координаторлары, шулай ук волонтерлар төрле тренинглар, «Финанс грамоталылыгы», «Манипуляцияләр технологиясе» һәм башка осталык класслары үткәрделәр. Барысы да «лидерлар биюләре»ндә бик теләп катнашты.
Үсеп килүче буын өч көн дәвамында өлкәннәр белән үзара мөнәсәбәтләргә генә өйрәнеп калмады, шулай ук яхшы укучы студентлар үрнәгендә үзләренең киләчәктә студент булуларының өстенлекләрен билгеләделәр.
Өченче көн тагын да кызыклырак һәм бәйрәмчә булды: «Кышны озату» чарасы үтте, концерт һәм осталар ярминкәсе оештырылды, теләге булганнар халык уеннарында һәм ярышларда катнаштылар.
Шөнгәккүлдә үткән мәгариф интенсивында 300гә якын кеше: 40тан артык ата-ана һәм 40тан артык укытучы, укучылар катнашты.
Маргарита Батыршина, Алкин-2 мәктәбе директоры:
– Мин укытучылар, ата-аналар һәм балалар арасында хезмәттәшлек итүгә юнәлдерелгән мөнәсәбәтләргә ярдәм итү һәм үстерү өчен шундый интенсив оештырырга һәм үткәрергә карар иттем. Безнең максатыбыз – шәхеснең гаилә һәм мәктәп белеме бирүнең берлеген тәэмин итү һәм мәктәпнең гаилә рухын булдыру.
Читайте нас: