Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
12 март 2020, 12:33

Юристлар өчен уңыш гонорары һәм өлешчә бушлай интернет

Рәсәйдә язның беренче көне белән яңа нормалар үз көченә керде.

Аларның берсе авыр хасталар өчен чит илдән теркәлмәгән дарулар кертүгә кагыла. Эпилепсиянең авыр формаларын, онкологик авыруларны дәвалау, паллиатив ярдәм күрсәткәндә мөһим булган кайбер препаратларны кайтартырга мөмкин. Хупланган исемлеккә диазепам, мидазолам, клобазам, лоразепам, фенобаритал һәм башка дару чаралары керде. Бу боерык 2023 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак, бу вакытка чит ил медикаментларын теркәү яисә аларны Рәсәйдә җитештерү мәсьәләсен хәл итү планлаштырыла.
2020 елның 2 мартыннан транспорт полициясенә юл транспортында электрошокерлар куллану рөхсәт ителә. Аны һөҗүмне кире кагу, җинаятьчеләрне тоткарлау өчен файдаланырга мөмкин. Шул ук вакытта электрошокерларны инвалидларга, авырлы хатыннарга һәм кече яшьтәге кешеләргә карата куллану тыела. Бу очракта җинаятьче башка кешеләрнең тормышы өчен куркыныч тудырса гына электрошокер куллану урынлы дип табыла.
Ретроавтомобильләр хуҗаларын да үзгәрешләр көтә. 1 марттан ретро һәм классик автомобильләргә яңа ГОСТ үз көченә керә. Ул тиешле документлар һәм номерда аерым рамкада «К» хәрефе белән яңа теркәү билгеләре алырга мөмкинлек бирә. Мондый транспорт чарасын кыйммәткә сатарга мөмкин. Әйткәндәй, Рәсәй автомобиль федерация экспертлары машинаны классик дип танысын өчен ул кимендә 100 штраф баллы тупларга тиеш.
Юристлар хезмәтенә килгәндә, хәзер аларның килешү буенча гонорары юридик ярдәм күрсәтү нәтиҗәсенә бәйле булырга мөмкин. Бу кагыйдә нибары гражданлык-хокукый бәхәсләргә генә кагыла. Һәм ул клиентларга әгәр дә адвокат судта отылса, аңарда экономия ясарга мөмкинлек бирә.
Закон вәкилләре өчен тагын бер яңалык – адвокат статусын алуга квалификация имтиханы кысаларында тест бердәм автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша үткәреләчәк, бу нәтиҗәләрне тикшерүнең анонимлыгын саклаячак. Хөкүмәт шулай ук адвокатлар кабинетын, адвокатлар коллегиясе яисә адвокат бюросын булдыру өчен мөһим булган адвокат эшчәнлегенең минималь стажын өч елга кадәр киметергә карар итте. Элек бу өлкәдә биш ел эшләргә кирәк иде.
Рәсәй провайдерлары Рәсәйнең власть органнары сайтларына кергәндә трафик өчен түләү алудан туктадылар, бу «Кулай интернет» программасы кысаларында эшләнә. Хәзер социаль әһәмияттәге интернет-ресурслар бушлай булачак һәм аларга балансың ноль булганда да керергә мөмкин. Аерып әйткәндә, сүз дәүләт хезмәтләре порталы, президент, хөкүмәт, Федераль җыелышның ике палатасы, федераль башкарма власть органнары һәм төбәк хөкүмәтләре сайтлары турында бара. Шулай ук билгеле бер социаль челтәрләргә һәм мессенджерларга ирекле керүне гамәлгә ашыру планлаштырыла.
Читайте нас: