Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
12 март 2020, 16:35

Кече хуҗалыкларга – субсидия

2020 елдан башлап хуҗалыкның кече формалары, ә бу Чишмә районында фермер хуҗалыклары гына түгел, шулай ук «Агро-Альянс», «Нурис» җәмгыятьләре һ. б. чәчү мәйданының һәр гектары исәбеннән субсидия алачаклар.

Бу түләүләр, чәчү мәйданының бер гектарына 234 сум (ул 2019 елдагыга караганда азрак), компенсацияләүче ярдәмгә керә. Компенсацияләүче субсидиягә элек гамәлдә булган ярдәм итүнең өч ярдәм чарасы: «бердәм» субсидия, чәчү мәйданының һәр гектары өчен түләү һәм товарлыклы сөткә компенсация – берләштерелгән.
– Чәчү мәйданының бер гектары исәбеннән субсидия хуҗалыкларга ягулык-майлау материаллары һәм орлыклар сатып алырга, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтларга ярдәм итәчәк. Быел субсидияне «Агро-Альянс», «Нерал», «Нурис» җәмгыятьләре, «Үзәк» МТС предприятиесе, «Агросервис» МТС һәм тагын 15 фермер хуҗалыгы рәсмиләштерде, – дип хәбәр итте Чишмә мәгълүмат-консультация үзәге директоры Рафаэль Зыякаев.
Мал азыгы культуралары, уҗым һәм сабан ашлыгы, кузаклы һәм майлы культуралар (рапс һәм соядан тыш) чәчүгә субсидия бирелә. Билгеләнгән сумма үткән елның бер гектарына исәпләп язылачак. Районлаштырылган, кондицияле, ГОСТка туры килгән орлыклар гына чәчү әлеге дәүләт ярдәме алуның төп шартларының берсе булып тора.
– Субсидия алырга ниятләгән хуҗалыкның бюджет алдында бурычлары булмаска тиеш. Ә чәчү тәмамлангач, хуҗалык БР Авыл хуҗалыгы министрлыгына үз эшенең нәтиҗәләре турында отчет тапшыра. Агросәнәгать комплексында субсидияләрнең төрләре байтак, шул исәптән минераль ашламалар, элита орлыклар, авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуга компенсация, – дип дәвам итте Рафаэль Тимерхан улы.
Тагын бер үзенчәлек, документлар пакетына үткән елгы чәчү мәйданнары турындагы отчеттан тыш, уртача уңыш чагылдырылган урып-җыю турында тагын бер отчет бирергә кирәк. Республика берничә табигать-климат зонасына бүленгән һәм Чишмә районы Урал алды даласы зонасына керә, анда уртача уңыш – гектарыннан 20,5 центнер, хуҗалыкта культураларның уртача уңышы 20,5 центнердан ким булса, субсидия түбән ставкалар буенча бирелә.
Районда бердәнбер зур предприятие – «Башкир-агроинвест» җәмгыяте федераль бюджетта стимуллаштыручы субсидияләргә исәп тота ала. Ул үзләре өчен АПК үсешенең өстенлекле тармакларын билгеләгән төбәкләргә бирелә. Субсидия бөртекле һәм майлы агрокультуралар, ачык грунтта үстерелгән яшелчә, сөт җитештерү, ит юнәлешендәге эре терлек җитештерүгә, виноград, җиләк-җимеш үсентеләрен үстерүгә кагылачак.
Читайте нас: