Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
10 март 2020, 17:15

Терапевтка яисә балалар табибына – аллергиягә зарланып

Март ае да җитте, бу язның озакламый тулы хокукка керүен һәм агачларда бөреләр ачылуын, яфраклар ярылуын аңлата. Әмма аллергия белән җәфаланган кешене бу артык шатландырмас шул.

Чишмә үзәк район дәваханәсенең терапия бүлеге мөдире Венера Латыйпова әйтүенчә, поликлиникага чәчкә серкәсенең организмга аллергия бирүенә зарланып май аенда бик күп кеше мөрәҗәгать итә.
Һәм хәзер үк инде, чәчәк ату чоры башланганчы, аңардан җәфаланганнарга тикшерүгә юллама алу өчен участок терапевтына мөрәҗәгать итәргә һәм Уфада аллергологта дәвалау ысулын алырга кирәк.
– Аллергиянең билгеләре кискен респиратор вируслы инфекциягә, тәндә тимгелләр чыгудан тыш, охшаш булуы сәбәпле, кешеләр салкын тигән дип поликлиникага шунда ук мөрәҗәгать итмиләр, – дип сөйләде Венера Самат кызы. – Өлкәннәр арасында серкәгә аллергияне еш очратырга мөмкин, ә архивларда һәм китапханәләрдә эшләгәннәрдә тузанга аллергия барлыкка килә.
Әмма педиатрия бүлеге мөдире Лилия Шәфигуллина сөйләвенчә, балалар арасында да аллергия авырулары үсеше күзәтелә. Бу, барыннан да элек, экология, шулай ук туклануга бәйле. Җитмәсә, дөрес тукланмау, яисә сәламәт булмаган тормыш рәвеше сәбәпле, аллергия килеп чыгу очраклары күбрәк.
– Биш яшькә кадәрге балалар аллергиягә ныграк дучар, чөнки балада иммун система өлгереп җитмәгән була. Әмма биш яшьтән соң, кагыйдә буларак, балаларда аллергия үтә. Шулай ук күкрәк сөтен имгән балалар да мондый авыруларга азрак бирешә, – дип аңлатты Лилия Әнәс кызы. – Аллергия барлыкка килгәндә, барыннан да элек, педиатр дәвалый. Әгәр дә балада аллергия еш кискенләшсә, яисә хроник формага күчсә, бу очракта сәбәпне аныклау һәм дәвалау ысулын алу өчен рес-публика дәваханәсенә җибәрәләр.
Табиблар яшь аналарга балаларга ике яшькә кадәр күкрәк сөтен имезергә, шулай ук баланы дөрес өстәмә тукландырырга, атнасына нибары бер яңа азык бирергә кирәк, дип киңәш итәләр. Өч яшькә кадәрге сабый булган йортта биналарны еш җилләтергә һәм җыештырып торырга кирәк. Һәм бала йоклаган бүлмәдә үсемлекләр яисә тузан җыйган келәмнәр булырга тиеш түгел.
Читайте нас: