Әгәр өегездә иске фотосурәтләр, документлар, китаплар, значоклар, медальләр, тәңкәләр, әти-әниләрегез, картәни һәм картәтиләрегез кулланган борынгы киемнәр, аксессуарлар, уен кораллары, пластинкалар, картиналар, декоратив-гамәли әйберләр, савыт-саба, көнкүреш кирәк-яраклары булса, музей аларны бик теләп бүләк итеп алачак. Музейга китерелгән бу әйберләр күргәзмәләрдә куелачак һәм музей экспозициясе булачак!
«Сәнгать төне» акциясен үткәрү вакытында халык музейга бүләк ителгән әйберләрдән күргәзмә оештырылачак. Һәр әйбергә карата зур булмаган аңлатма куелачак, анда әйбернең атамасы, аны бүләк иткән кеше фамилиясе һәм аның кулланылган вакыты күрсәтеләчәк. Хәйрия акциясе 2020 елның октябренә кадәр дәвам итәчәк. Аны үткәрү турында мәгълүмат киңкүләм мәгълүмат чараларында яктыртылачак.
Чишмә пос., Киров урамы, 13, 9дан 18 сәг. кадәр (эш көннәрендә).