Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
9 март 2020, 13:26

Фольклориадага әзерлекнең иң кызу мәле

Рәсәйнең Чит ил эшләре министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова Уфада үтәчәк VI Бөтендөнья CIOFF® фольклориадасына Рәсәй һәм чит ил киңкүләм мәгълүмат чаралары өчен аккредитация башлануын хәбәр итте.

Спикер сүзләренә караганда, зур халыкара чараның «халыкның гореф-гадәтләрен саклауга турыдан-туры катнашы бар».
Фольклориадада 85 илдән 3000нән артык вәкил катнашыр, дип көтелә. Төрле дәүләтләр һәм төбәкләр коллективлары ике атна дәвамында бер-берсе белән мәдәният һәм сән-гать теле ярдәмендә аралашачак.
– Бу зур чара Рәсәйдә берничә этапта үтәчәк. Ул 18 июльдә Уфада тантаналы ачылачак, ә 19 июльдә барлык кунакларның милли киемнәрдә йөреше узачак, – дип хәбәр итте Мария Захарова.
Бу көннәрдә VI Бөтендөнья фольклориадасы символикасы төшерелгән иң яхшы сувенир эшләү буенча бәйге үтә. Анда катнашу өчен күпләп җитештерү мөмкинлеге булган компанияләр һәм истәлекле бүләкләр әзерләү осталары чакырыла. Мөһим шарт – сувенирлар Башкортстан Республикасы һәм Рәсәй мәдәниятен, тарихын һәм этник үзенчәлеген чагылдырырга тиеш. Анда катнашу өчен гаризаларны 25 мартка кадәр тапшырырга кирәк, 31 мартта бәйгегә йомгак ясалачак.
Элегрәк республика Башлыгы Радий Хәбиров бу халыкара вакыйганың колачын һәм үзенчәлеген чагылдырган VI Бөтендөнья фольклориадасының иң яхшы символына бәйге игълан иткән иде.
– Футбол буенча дөнья чемпионатында Волк-Забиваканы хәтерлисезме? Безгә дөньяның төрле почмакларыннан килгән күп санлы кунакларның хәтерендә озак сакланачак һәм алар сувенир сыйфатында өйләренә алып кайтып китәчәк үзебезнең үзенчәлекле героебыз кирәк. Бурыч бик җаваплы, чөнки бу символ Башкортстаныбызны чагылдырачак, киләчәктә Фольклориада символына без дә лаеклы дәвам уйлап табачакбыз, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге үз битендә.
Шул ук вакытта география буенча чикләүләр юк – һәркем катнаша ала. Ә җиңүче рәсми рәвештә VI Бөтендөнья фольклориадасын ачу тантанасына чакырылачак. Аннотация белән бәйге эшләре 31 мартка кадәр электрон адреска кабул ителә: [email protected].
Халык мәдәнияте олимпиадасында волонтерлар җәлеп ителәчәк, 700гә якын кеше ярдәм итәр дип планлаштырыла, аларның 350се Уфа мәйданчыкларында эшләячәк. Ирекле ярдәмчеләр катнашлыгындагы беренче зур чара 10 апрельгә билгеләнгән, «Фольклориадага кадәр 100 көн» исемле кирегә санауны тантаналы рәвештә башлап җибәрү булачак.
Әлеге вакытка биш Фольклориада үткәрелде, шуларның беренчесе 1996 елда Голландиядә үтте. 2016 елның җәендә Мексикада Башкортстанга Бөтендөнья фольклориадасы әләме тапшырылды.
Читайте нас: