Стәрлетамакта төбәк әһәмиятендәге һәйкәлләр куелган җирләр билгеләнгән: «Жилкин пекарнясы» – 1909 елда төзелгән ике катлы бина; «1921 елда Башкортстанның Аерым билгеләнештәге частьлар штабында III команда батальоны командиры Аркадий Гайдар (А. П. Голиков) булган йорт»; «Советларның беренче Бөтенбашкорт съезды үткәрелгән бина».
Уфада Зәки Вәлиди урамы, 47дә урнашкан элекке ир-атлар гимназиясе бинасы, хәзер Башкорт дәүләт медицина университеты корпусы, һәм Ленин урамы, 2 адресы буенча урнашкан йорт биләмәсе чикләре билгеләнгән. Биш катлы торак йорт, анда күп кенә танылган шәхесләр – язучылар Гайнан Әмири һәм Давыт Юлтый, БАССР һәм РСФСРның халык артисты Гыймалетдин Минһаҗев, СССРның халык артисты Арслан Мөбәрәков, шагыйрьләр Рәшит Нигъмәти һәм Галәм Сәлам (Сәлам Галимов), украин шагыйре, дәүләт эшлеклесе Павло Тычина яшәве белән билгеле. Моннан тыш, Уфада Ферин урамы, 15 адресы буенча урнашкан «Казан-Богородская чиркәве» төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты биләмәсе эшләнде.