Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
6 март 2020, 15:39

Кашмау һәм тормыш хакыйкәте турында...

20 февральдә Караякуп мәктәбендә Башкорт теле елын ачуга багышланган тантаналы чара булды.

Оештыручылар осталык классы үткәреп, концерт куеп, китаплар, бизәнгечләр, башкортларның көнкүрешендәге әйберләр күргәзмәләре оештырып бай программа әзерләгәннәр иде. Тантаналы чаралар башланганчы башкорт хатын-кызлары костюмының бер элементын – кашмау – күкрәкчә ясау буенча осталык классы үтте. Аны Уфадан килгән кунаклар – башкорт телендәге «Киске Өфө» гәзите мөхәррире Гөлфия Янбаева һәм башкорт костюмы буенча рәссам Сәрвәр Аслаева үткәрде. Туган тел укытучылары һәм китапханәчеләр, авылда яшәүче хатын-кызлар кашмауны ничек бизәү турында белделәр. Кайбер кунаклар үзләре дә милли бизәкле киемнәрдә килгәннәр иде. Кашмау матурлык өчен генә түгел, ә хатын-кызны күз тиюдән дә саклый дип санала.
Чараның тантаналы өлеше район Мәдәният сарае директоры Салават Гыйльметдинов башкаруында курай көйләре белән башланды. Башкорт халкының гимны дип исәпләнгән «Урал» җырын аягүрә басып тыңладылар. Кунакларны Караякуп авыл Советы биләмәсе башлыгы, районның башкортлар корылтае рәисе урынбасары Рәфис Карагулов сәламләде.
– Безнең Караякуп мәктәбендә башкорт теленең туган тел буларак өйрәнелүе шатлыклы, – дип билгеләде башкорт теле укытучысы Луиза Яфаева.
«Башкортстан» республика гәзите журналисты, шагыйрә һәм тәрҗемәче Лариса Абдуллина: «Үз тормышың турында белү өчен, аңа ерактан карарга кирәк. Күптән түгел мин нугай шагыйрәсе Кадрия Тимербулатованың китабын тәкъдир итүдә катнаштым. Кайчандыр көчле халык булган нугайлылар дәүләтчелекләре булмау турында ачынып сөйләгәннәр иде. Ә без үз җиребездә яшибез, туган телебездә сөйләшәбез, гәзит-журналларыбыз, театрларыбыз һәм нәшриятыбыз бар. Боларның барысын да саклап калырга кирәк», – диде. Ул Караякуп мәктәбенә башкорт энциклопедиясенең сигез томын һәм Сафуан Яхшыгуловның шигырьләр китабын бүләк итте.
Башкаладан килгән икенче кунак – Башкорт хатын-кызларының «Акъинәйләр» советы рәисе Гөлфия Янбаева туган телне саклап калуны үзебездән башларга чакырды.
– Балаларыбыз чын кешеләр булып үссен, ә моның өчен үз халкыңны һәм үз телеңне белергә һәм яратырга кирәк. Тормышның асылы һәм дөреслеге – йөрәктә, ә ачкычы – туган тел. Хатын-кыз һәрвакыт телне һәм халык гореф-гадәтләрен саклаучы булган, – диде ул, һәм районыбыз активистларына Рәхмәт хатлары тапшырды. Чараны хатын-кызларның «Гөлнәзирә» ансамбле, әнисе, Караякуп авылының хөрмәтле акъинәе Рәвидә Исәнгулова шигырьләренә язылган җырларын башкарган Резеда Шәрәфетдинованың җырлавы чараны ямьләндереп җибәрде, биредә җыелучылар укучыларның чыгышын да бик җылы кабул иттеләр. Алар җырладылар, «Урал батыр» эпосын, халык шагыйре Мостай Кәримнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.
Безнең белешмә
Район мәктәпләрендә һәм китапханәләрендә ел башыннан Башкорт теле елына багышланган чаралар үткәрелә. Мәсәлән, 17 февральдә Ярми авылы китапханәчесе Зөлфирә Якупова хатын-кызлар арасында беренче башкорт язучысы Һадия Дәүләтшинаны искә алу көнен оештырды.
Читайте нас: