Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
6 март 2020, 19:35

Экспонатларда кеше язмышлары

20 февральдә Чишмә Тарих-крайны өйрәнү музее хезмәткәрләре «БСТ» каналының «Сәлам, Республика! Бөек Җиңүгә – 75!» дип аталган программасында катнаштылар.

Ветераннар советы рәисе урынбасары Зинур Усеев һәм музей бүлеге начальнигы Эльвера Мөстәҗәпова, Караякуп авылында яшәүче БРның атказанган укытучысы Ил Яхин чишмәлеләрнең Бөек Җиңүгә керткән өлеше, музей экспонатлары турында сөйләделәр. Тик, кызганычка каршы, 42 минут эчендә барлык экспонатлар турында да сөйләп бетереп булмый.
Әлеге вакытта музейда «Бөек Ватан сугышы» экспозициясе тәкъдим ителде. Чишмә поселогының Киров урамы буйлап барасың, ә якында гына кешеләр язмышы тарихын чагылдыручы әйберләр. Бөртекләп җыелган материал Бөек Ватан сугышы һәм солдатларның авыр сугыш юлы турында белергә мөмкинлек бирә. Нәрсәләр зур кызыксыну тудыра соң?
«Катлаулы мәсьәлә, – диде музейның экскурсоводы Лилия Нуретдинова. – Малайлар өчен бу 1927 елгы үрнәктәге Дегтярев пулеметы дискы һәм Волгоград өлкәсенең Паньшино авылыннан ерак түгел җирдә табылган Шпагин пистолет-пулеметының көпшәсе. «БСТ»ның «Сәлам, Республика! Бөек Җиңүгә – 75!» программасында әйтелгәнчә, күп кенә, шул исәптән әлеге экспонатларны 3нче мәктәпнең (әле – гимназия) «Поиск» төркеме җитәкчесе Сания Вәлиәхмәтова тапшырды. Биредә Ленинград янында табылган автомат магазины, җиребезне таптаган немец солдатының итек табаны бар.
Бигрәк тә Ярми авылында яшәүче Наҗия Иманаеваның күлмәк-гимнастеркасы һәм апалы-сеңелле Иманаеваларның тарихы аеруча кызыксыну уята. 1921 елда туган Нәфыйга 10нчы сыйныфны тәмамлагач, Уфа геология-разведка техникумына, арытаба Ленинград индустриаль институтына укырга керә. Сугыш башлангач институтта укучыларның барысы да үз теләге белән партизанлыкка китә. Нәфыйга Артемьевның партизаннар отрядына эләгә. Кыз биш чит тел белә. Өч тапкыр дошман тылында була. Соңгы тапкыр разведчикларны немецлар тылына җибәргәч, Нәфыйга: «Әти, әни, мин дүртенче тапкыр разведкага китәм. Әгәр кайтмасам, бәхил булыгыз», – дип язылган язуны самолеттан ташлый. Урындагы халык әлеге хатны табып күрсәтелгән адрес буенча кызның әти-әнисенә җибәрә. Шуннан соң аңардан бер хәбәр дә килми. Соңрак Ленинградның икенче партизаннар бригадасы сугышчысының 1942 елның августында Новгород өлкәсенең Глотово авылында яшәүче халыкның күз алдында җәзалап үтерелүе турында мәгълүм була. Иманаевлар гаиләсенә шул хакта хәбәр килгәч, гаиләдәге уртанчы кыз – Наҗия сеңлесе өчен фашистлардан үч алырга була. Ул вакытта кыз комбайнчы булып эшли. 1943 елда үз теләге белән фронтка китә. Шәфкать туташы буларак, Украина, Белоруссия, Польша һәм Германияне фашистлардан азат итүдә катнаша. Сугыштан соң мөһим объектлар төзелешендә эшли. Ул музейга үзенең күлмәк-гимнастеркасын бүләк итте».
Музейдан чыккач, кешеләрнең өйләренә ашыгуын, күк йөзенең чалт аяз булуын күрәсең, ә бит боларның барысына да илнең миллионлаган уллары һәм кызлары гомере бәрабәренә ирешелде, дип уйлыйсың.
Читайте нас: