Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
4 март 2020, 18:35

Электрон хезмәт кенәгәләренә күчәбез

Шушы көннәрдә Чишмә районы буенча Пенсия фонды идарәлегендә урындагы үзидарә органнары, оешмалар һәм учреждениеләрнең кадрлар белән эшләү бүлекчәләре вәкилләре өчен семинар үтте. Электрон хезмәт кенәгәләренә күчү семинар программасының мөһим мәсьәләләренең берсе булды.

И. Бәхтияров, Чишмә районы буенча Пенсия фонды идарәлеге начальнигы
Семинарда эш бирүчеләргә 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап ай саен 15еннән дә соңга калмыйча Пенсия фондына кадрларны эшкә кабул итү, күчерү, эштән азат итү һәм башка мәгълүматлар тапшырырга кирәклеге турындагы мәсьәлә тикшерелде. Мәгълүматлар Пенсия фондының территориаль органнары белән хезмәттәшлек итү форматында тапшырылачак.
Кадрлар чаралары турында мәгълүмат формасы (СЗВ – ТД) Рәсәй Пенсия фонды идарәлегенең 2020 елның 4 февралендә үз көченә кергән 2019 елның 25 декабрендәге 730 санлы карары белән расланган. Страховкалаучы теркәлүче зат турында мәгълүматларны беренче тапкыр тапшырганда, страховкаланучының 2020 елның 1 гыйнварына хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматлар да бирә.
Страховкалаучы хезмәт эшчәнлеге турында электрон документ формасындагы мәгълүматларны үз эшчәнлеген автоматлаштыру өчен кулланылучы программа-техник чаралар, яки Рәсәй Федерациясе Пенсия фонды сайтында урнаштырылган «Кабинет страхователя» (https://es.pfrf.ru/#services-u) электрон сервисын файдаланып тутыра. Сайтта шулай ук страховкалаучы – эш бирүчеләр тарафыннан Рәсәй Пенсия фондына тапшырыла торган барлык төр белешмәләрне әзерләү һәм тикшерү өчен бушлай программалар да тәкъдим ителгән.
Страховкаланган затларның хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләр тапшыру турында тулырак мәгълүмат Рәсәй Пенсия фонды сайтында урнаштырылган: http://www.pfrf.ru/etk.
Читайте нас: