Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
3 март 2020, 16:15

Вируслы инфекция белән авыручылар кими

Район гәзите февраль башында Чишмә районының үзәк дәвахәсендә грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) эпидемиясе аркасында карантин игълан ителүе турында язган иде инде. Ә балалар бүлеге хәзер дә ябык.

Үзәк район дәваханәсе мәгълүматларына караганда, 1 гыйнвардан 25 февральгә кадәр ОРВИ һәм грипп белән авыруның 1552 очрагы теркәлгән. Алар арасында 17 яшькә кадәрге 694 бала бар, өстәвенә, статистика буенча, районда прививка ясалмаган өч яшьтән алты яшькә кадәрге балалар ешрак чирли. ОРВИ диагнозы 858 өлкән кешегә куелган, шул исәптән лаборатор анализ нәтиҗәләре буенча, дүртесендә – ике олы кешедә һәм ике балада грипп булуы ачыкланган. Йөкле хатын-кызлар арасында сигез кеше авырган, аларның берсе генә стационарда дәвалана.
Чишмә үзәк район дәваханәсенең табиб-эпидемиологы Наил Вәлиәхмәтов сүзләренә караганда, ОРВИ белән авыручылар саны бүген кимүгә таба бара.
– ОРВИ белән авыручыларга өйләренә «кичектергесез ярдәм» чакыртырга кирәк – алар авыруга диагноз куя һәм дәвалау билгели, чир таралуны киметү өчен уколларны өйгә килеп эшли, – дип сөйләде Наил Мансур улы.
Аның сүзләренә караганда, хәзер даруханәләрдә вируска каршы препаратларга ихтыяҗ зур. Чишмә поселогындагы берничә даруханәдә вируска каршы препаратларның күпләп сатылуын, ә менә медицина битлекләренә ихтыяҗның кими башлавын расладылар. Өстәвенә, балалар өчен вируска каршы препаратларны күбрәк сатып алалар.
Авырулар ярдәм сорап үзәк район дәваханәсенең «кичектергесез ярдәм» кабинетына да мөрәҗәгать итәләр, уртача алганда, көнгә өч-биш пациент була.
Табиблар иммунитетны ныгыту өчен дөрес тукланырга, күбрәк яшелчә-җимеш, шулай ук суган һәм сарымсак ашарга киңәш итә. Авыруның беренче билгеләре булганда, табибны өйгә чакыртырга, чирне аяк өстендә үткәрмәскә кирәк.
Тирә-юньдәгеләргә чир йоктырмас өчен битлек кияргә, кулларны сабын яки дезинфекция чаралары белән юарга киңәш ителә.
Читайте нас: