Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
3 март 2020, 18:45

Апрельдә – Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү

Рәсәй Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү өчен апрельдә атна уртасында ял көне игълан итү планлаштырыла.

Бу көн 22 апрель булырга тиеш, дип хәбәр итә «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
150 ел элек нәкъ бу көнне Владимир Ульянов (Ленин) туган. Моннан тыш, шул ук көнне Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль ассамблеясы тарафыннан игълан ителгән Халыкара Җир-Ана көне дә билгеләп үтелә.
Тавыш бирүне атна уртасында үткәрүне Президент хакимияте тәкъдим итә һәм ул сайлаучыларның күбрәк килүенә исәп тотуга бәйле. Элегрәк төп дата сыйфатында якшәмбе көннәргә туры килгән 12 апрель һәм 26 апрель каралган иде.
Тик быел 12 апрель православие динендәгеләр бәйрәменә туры килә.
26 апрельдә исә бакча мизгеле башлана. Моннан тыш, кешеләр май бәйрәмнәренә таралыша башлый, шуңа күрә күпләрнең тавыш бирмичә калуы бар.
19 апрель урысларның Пасха бәйрәменә туры килә, шуңа күрә бу көн дә Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү өчен уңайлы түгел.
Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү алдыннан илдә телевидениедә һәм Интернетта күләмле мәгълүмати кампания башланачак. Күптән түгел Бөтенрәсәй җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру күрсәткәнчә, рәсәйлеләрнең 79%ы Путин тәкъдим иткән төзәтмәләрне мөһим дип саный. Социаль характердагы башлангычлар: Төп законда пенсияләрне, пособиеләрне һәм башка социаль түләүләрне даими индексацияләүне ныгыту (сорашып белешүдә катнашучыларның 91%ы уңай бәяләгән) һәм минималь хезмәт хакы күләменең яшәү минимумы дәрәҗәсеннән (90%) ким булмавы – аеруча хуплана.
Читайте нас: